Ирина Волынец «Чайка» лагеренда булган очракны үз күзәтүенә алган

Өч көн элек Питрәч районындагы “Чайка” лагеренда 10–13 яшьлек 6 бала антисептик эчеп агуланган иде. Хәзерге вакытта Питрәч районы прокуратурасы әлеге вакыйганың сәбәпләрен тикшерә. Татарстанның балаларны яклау буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец бу очракны үз күзәтүенә алган.

Ирина Волынец Telegram каналында әлеге үзәкне республикада иң яхшы лагерьларның берсе дип белдергән.

– Тәрбиячеләр, әйдаманнар да, лагерь җитәкчесе дә кызганыч. Барыннан да бигрәк –балалар. Антисептик эчәр өчен башларында нинди уй булырга тиеш? Алар бит инде сабыйлар түгел –10–13 яшь, – дип язган ул.


Фикер өстәү