Бөгелмәдә “Ефәк юлы” халыкара раллиенда катнашучыларны каршы алдылар

26 июнь көнне Бөгелмә өченче тапкыр “Ефәк юлы” халыкара раллиенда катнашучылар парадын кабул итте. Бүген спортчылар 1 июльдә Омскида старт алачак ралли башлану урынына юнәлделәр.

Ралли 1 июльдә Омскида старт алачак.  Узышчылар Россия буйлап сузылган ун төрле һәм техник махсус кишәрлекләр буенча, Монголияне төньяктан көньякка кисеп үтеп, Гоби чүленә киләчәкләр. Финиш 11 июль көнне Улан-Батыр шәһәрендә узачак.

Раллида катнашучылар парады техника йорты мәйданында узды. Биредә Алексей Колесников җитәкчелегендәге FMX-13 Россия мотофристайл, данлыклы “Камаз-Мастер” командалары чыгыш ясадылар.

— Безнең өчен республикада, Бөгелмә шәһәрендә булу зур дәрәҗә. Команда “Ефәк юлы” раллиена бару юлында бу шәһәргә инде өченче тапкыр килә. Биредә безне бик җылы кабул итәләр, монда җанатарларыбыз белән күрешүебезгә бик шатбыз һәм, әлбәттә, “Ефәк юлы-2021” раллиена чыга торган техникабызны күрсәтергә телибез, — диде “Камаз-Мастер” командасы пилоты Эдуард Николаев.

Аның сүзләренчә, быел “Камаз-мастер” командасыннан 7 экипаж катнаша, күбесендә яшь егетләр.

— Безнең командада буыннар алмашы бара. Мисал өчен, Богдан Каримов — безнең яшь пилотыбыз. Аңа 21 яшь. Богдан өчен бу икенче ярыш, беренчесе Әстерхан шәһәрендә узган Россия чемпионаты иде. Яшьләребезгә таянабыз һәм зур өметләр баглыйбыз. Быел ралли беренче тапкыр Омскидан старт ала. Безнең өчен бу яңа, кызыклы маршрут, — ди “Камаз-Мастер” командасы пилоты.

“Камаз-мастер” командасы 10 көнлек катлаулы ярышта техникаларын сынап караячаклар һәм төп көндәшләре – “Рено”, “МАЗ” командалары белән ярышачаклар.

— Безгә бәхет елмайды – безнең экипаж беренче булып старт ала. Безне төрле сюрпризлар көтә, әмма без дә аларны конкурентлар өчен әзерләдек. Бары үз көчебезгә һәм тәҗрибәбезгә таянырга кирәк. Барысын да ярыш күрсәтер”, — диде “Камаз-мастер” командасы пилоты Антон Шибалов.

Спорт бәйрәме кунакларын шәһәр мэры Ленар Закиров сәламләде. Ул “Ефәк юлы” раллиенда катнашучыларны өченче тапкыр үзләрендә кабул итүен зур дәрәҗә булуын билгеләп үтте һәм узышчыларга уңышлар теләде.

Быелгы узышның гомуми озынлыгы 5250 километр тәшкил итә, шуның 2850 се — махсус кишәрлекләр.

Раллида 46 внедорожник (FIA һәм OPEN), шул исәптән 29 SSV (T3 / T4), 27 мотоцикл һәм квадроцикл, җиде G-Moto challenge,  17 йөк машинасы катнашачак.

                                                                                      Ләйсән САФИНА

 


Фикер өстәү