Ирина Волынец 23 февраль алдыннан ватанпәрвәрлек акциясен башлап җибәргән

“Я помню” ватанпәрвәрлек акциясенә берничә көн эчендә бөтен республика кушылды. Аңа шулай ук иҗтимагый эшлеклеләр, мәктәп укучылары, гомумән, битараф булмаган барча халык җәлеп ителә. Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Ирина Волынец шулай дип белдергән.

“Акциядә катнашучыларның күбесе бүген каһарманнарыбыз истәлеген каралтырга маташучыларның фикере белән килешмәвен белдерергә тели”, – дигән Волынец. “Соңгы вакытларда илебездә урамнарга чыгып, кемнәрнеңдер нәрсәләрдер кычкырып йөрүе – ветераннарны мыскыллау гына да түгел әле. Тарихи истәлегебезне каралту, безне җиңүчеләр иленнән үткәнсез илгә әйләндерү, нәсел-нәсәбен белмәүче оятсызлар-мәнсезләр буынын булдыру омтылышы бу”, – дип өстәгән ул.
Ирина Волынец искә төшереп үткәнчә, бүгенге яшьләр буыны – Ватаныбыз геройларының онык балалары. “Кызганычка, алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары белән үз гомерендә бер генә тапкыр да очрашмаучылары, шул вакыйгалар турында бөтен дөресен ишетмәүчеләре дә байтак. Акциябезнең бурычы бүгенге мәктәп укучыларына геройларыбыз истәлеген тапшыру”, – дигән Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил.

Безнең белешмә. Республикада “Я помню” ватанпәрвәрлек акциясен үткәрүне Ирина Волынец тәкъдим иткән. Бу көннәрдә балалар һәм аларның ата-аналары хәрби дан мемориалларына, шулай ук Бөек Ватан сугышы геройлары каберләренә чәчәкләр китерә. Бик күпләр ватанпәрвәрлек рухындагы шигырьләр, әсәрләр укып, аларны социаль челтәрләргә #япомню, #защитимпамятьгероев16, #япомню16, #детиРТпомнят хэштеклары белән урнаштыра.


Фикер өстәү