Рөстәм Миңнеханов: Түбән Кама — Татарстанның алдынгы районнарының берсе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Президент билгеләп үткәнчә, Түбән Кама районы — Татарстанның алдынгы муниципалитетларының берсе: монда зур инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла, бизнес өчен инфраструктура үсә, максатчан программалар буенча күп эш башкарыла.

Рөстәм Миңнеханов шул ук вакытта ул агросәнәгать комплексын үстерү, демографик вазгыятьне ныгыту, шулай ук медицина учреждениеләрендә кадрлар мәсьәләсен хәл итү кирәклегенә игътибар итте.

«Системалы карарлар таләп итә торган мәсьәләләр бар. Бу территориядә нинди проблемалар булуын һәм аларны хәл итү өчен резервларны карарга кирәк», — дип ассызыклады ТР Президенты.

Аннары республика министрлыклары вәкилләре Түбән Кама районы буенча икътисад, авыл хуҗалыгы, төзелеш, юл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, экология һәм хезмәт базары өлкәсендәге агымдагы вазгыять турында хәбәр иттеләр.


Фикер өстәү