Татарстанда имин булмаган гаиләләр саны арткан

Балалар омбудсменына мөрәҗәгать итүчеләр кимегән, өйдә белем алучы балалар күбәйгән, имин булмаган гаиләләр саны арткан. Бу хакта Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец сөйләде.

Гаилә кыйммәтләре һәм белем алу. Былтыр вәкаләтле вәкил адресына килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе әнә шул мәсьәләгә кагылган. Шулай ук татарстанлыларны торакка бәйле проблемалар, социаль тәэмин итү һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы мәсьәләләре кызыксындырган.

Гаиләләр таркалуны, ата-ана эчкечелеген, көнкүрештәге низагларны ничек булдырмый калырга? Утырышта бу хакта да фикер алыштылар. Сүз, нигездә, гаилә иминлеге турында барды. Ирина Волынец сүзләренчә, узган ел ул җитәкләгән оешма адресына 1758 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Узган елдагы белән чагыштырганда, бу якынча 20 процентка кимрәк. Тикшерүгә 358 мөрәҗәгать алынган, шуларның 53 проценты хәл ителгән.

Мөрәҗәгатьләрнең күбесе гаиләләрдәге катлаулы вазгыятькә бәйле.

– Мондый хәлнең төп сәбәбе – гаилә иминлеге булмау, – ди Ирина Волынец. Проблемалы гаиләләрдә үсүче балалар саны 6 процентка диярлек арткан. Хәзерге вакытта республикада ведомствоара исәптә 1,3 меңнән артык имин булмаган гаилә тора, аларда 2,7 меңнән артык бала тәрбияләнә. Узган ел 112 системасы буенча кергән мөрәҗәгатьләрне алсак, аларның 15 меңнән артыгы балигъ булмаганнар катнашында бәхетсезлек очраклары, балаларга карата көч куллану, аларга карата кылынган җинаятьләр хакында.

Гаиләдәге проблемалар буенча сорауларның күпчелеге бик четерекле. Әйтик, ата-ана аерылышканнан соң, балаларны тәрбияләү мәсьәләсе дә кискен булып кала.  «Гаилә – төп кыйммәт», – дип саный Ирина Волынец.  Вәкаләтле вәкил, аерылышуны булдырмау һәм гаиләне саклап калу өчен, медиатор (бәхәсне чишәргә ярдәм итүче кеше, психолог) ярдәменнән файдалануны мәҗбүри итәргә кирәк дигән фикердә.

– Проблеманы хәл итүгә медиатор алынганда, 30 процент очрак уңай хәл ителә, – диде ул.

Халыкны борчыган тагын бер мәсьәлә – белем алу хокукы. Оешма адресына килгән һәр бишенче мөрәҗәгать мәгариф мәсьәләсенә кагыла. Бу – балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә урыннар белән тәэмин итү, гомуми белем бирү учреждениеләрендә укыту шартлары һ.б. Депутатлар ике сменалы укыту турында да фикер алышты. Ел саен күп мәктәпләр төзелүгә карамастан, проблема актуаль булып кала.

Республикада өйдә белем алучы балалар саны да арткан. Гадәттә, мондый очракларда сүз мөмкинлекләре чикләнгән һәм психик тайпылышлары булган балалар турында бара. Тик башка проблемалар да бар: гаиләдә белем алуга күчү сәбәпләре арасында Ирина Волынец стресс һәм мәктәптә буллинг очракларын атады.

Ләйсән Сафина

 

 


Фикер өстәү