Ирләре махсус хәрби операциядә катнашучы ике хатын-кызны бәби табу йортыннан каршы алганнар

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов хәрби хезмәткәрләр гаиләләрен сабыйлары дөньяга килү уңаеннан тәбрикләгән. Ул “ВКонтакте”дагы сәхифәсендә тантанада төшерелгән фотосурәтләр урнаштырган.

“Чаллыда бик матур традиция – бала тууны теркәү тантанасын үткәрү гадәте яшәп килә. Бүген моның өчен аерым зур сәбәп бар – хәрби хезмәткәрләр гаиләләрендә кыз балалар дөньяга килде”, – дип язган ул.
Башкарма комитет җитәкчесе бәхетле ата-аналарга бүләкләр һәм сабыйларына кирәк-ярак алу өчен 100әр мең сум акча тапшырган.

“Яшь ханымнарга сәламәтлек, мәхәббәт һәм изгелек телим! Гаиләләрегездә тынычлык-татулык, муллык һәм иминлек булсын! Егетләребез – хәрби хезмәттә, әмма Чаллы һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. “Үзебезнекеләрне ташламаячакбыз!”, – дип вәгъдә иттек, диелгән башкарма комитет җитәкчесенең сәхифәсендә.


Фикер өстәү