Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бала хокуклары буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова белән очрашты.

Мария Львова-Белова  республиканың балалар һәм яшүсмерләр өчен берничә социаль учреждениесендә булды. Моннан тыш, Татарстан Республикасында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү мәсьәләсе буенча ведомствоара киңәшмәдә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, кыен тормыш хәленә төшкән балаларга һәм гаиләләргә ярдәм итү, социаль ятимлекне кисәтү мәсьәләләре, шулай ук башка темалар буенча фикер алыштылар. Шул исәптән Татарстанда тормышка ашырыла торган инвалид балаларны реабилитацияләү проектлары турында да сөйләштеләр.

Очрашу ахырында Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова хәбәр иткәнчә, быелның апрелендә Казанда сәламәтлек саклау темасы буенча Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр катнашында бөтенроссия чарасы узачак. Ул билгеләп үткәнчә, федерациянең барлык 89 субъектының вәкаләтле вәкилләре, сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре киләчәк – төбәк һәм федераль медицина ярдәме күрсәтү, балаларга мөмкин кадәр иртәрәк ярдәм күрсәтү, инвалид балаларны реабилитацияләү, паллиатив ярдәм, ятим авыр балаларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.


Фикер өстәү