Татарстанда урманчыга 100 мең сум штраф салганнар

Чирмешән райондагы бер участок урманчылыгы җитәкчесен җинаять җаваплылыгына җәлеп иттеләр.

Әлеге участок урманчысы, үзенең хезмәт вәкаләтләреннән файдаланып, урманчы булып эшләүче хатыны исеменә берничә тапкыр ялган акт-нарядлар рәсмиләштергән һәм акча үзләштергән. Бу актлар буенча, хатыны, имеш, урман участокларын тоташ кисүләр өчен урман участоклары бирү, урманнарны яктырту (сирәкләү) һәм хәтта урманчылык бинасы түбәсен ремонтлау эшләре белән шөгыльләнгән.

Урланган сумма күләме чагыштырмача зур түгел — 20 мең сумнан да кимрәк, әмма бу кырын эш Җинаять кодексы маддәсенә туры килә. Хөкем ителүченең яхшы характеристикасы булып, үз иреге белән зыянны каплап, кылган гамәлләре өчен үкенүенә карамастан, суд аңа 100 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.

/Безнең Чирмешән


Фикер өстәү