Физика һәм тарихтан БДИ нәтиҗәләре билгеле булды

Физика һәм тарихтан БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Быелгы күрсәткечләр узган елдагыдан бераз түбәнрәк. Бер укучы имтихан кагыйдәләрен бозган. Биш укучы сәламәтлеге аркасында сынауны ахырга кадәр төгәлли алмаган.

Физикадан сынауда 3371 кеше катнашкан. Узган ел әлеге фәннән 12 укучы 100 балл туплаган булса, быел берәү генә. Мондый югары күрсәткечкә ирешү өчен дүрт укучының бары бер генә баллы җитмәгән. 80 һәм аннан күбрәк балл туплаучылар – 429. Физика сынавының республика буенча уртача баллы –59,39, былтыр 60,3 булган. 54 укучы чик баллны үтә алмаган.

Тарихтан БДИ нәтиҗәләренә килгәндә, барлыгы 1569 кеше белемен сынаган. 6 кеше (узган ел –9) 100 балл җыйган, 14енең имтихан нәтиҗәләре–98 балл. 80 баллдан югарырак күрсәткечләргә ирешүчеләрнең саны –270. Татарстан буенча уртача күрсәткеч – 61,57. Былтыр –64,09. Ә менә 34 укучы имтиханда начар билге алган. Бер укучы кагыйдәләрне бозган өчен имтиханнан чыгарылган.

БДИ тәмамланды, 2 июльгә кадәр өстәмә көннәр билгеләнгән.


Фикер өстәү