Минзәлә бассейнында балалар агуланган: «Моңарчы мондый күңелсез очраклар булмады»

Кичә Минзәлә бассейнына йөзәргә килгән балалар хастаханәгә эләккән. Алар хлор белән агуланган дигән фараз бар.

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Минзәлә районының спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллиннан әлеге вакыйганың сәбәпләре, балаларның хәле турында белештек.

– Табибларга 8 бала мөрәҗәгать итте, өчесен хастаханәгә салганнар иде. Хәлләре әйбәт. Бишесе бүген мәктәпкә укырга китте, калганнарын бүген чыгаралар, – диде Минзәлә спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин. – 2019 елда бассейнга капиталь ремонт ясалды. Моңарчы мондый күңелсез очраклар булмады. Гаеп җилләткеч системасында дип табылды. Ул тукталып калган һәм суыртмаган. Казаннан бассейнга техник хезмәт күрсәтүче оешмадан белгечләр килде, хилафлыкларны төзәтәләр.

Бу – спорт түгәрәгенә йөрүче 2005-2008 елгы балалар. Бассейнда дәресләр вакытында хәлсезләнгәч, тренер аларны урамга алып чыккан һәм ашыгыч ярдәм хезмәте чакырткан. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының республика буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 238 маддәсе буенча (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү) җинаять эше кузгатылган.

Сәрия Мифтахова

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү