Хабиб Нурмагомедов карьерасын тәмамлавын әйтте

Катнаш көрәш буенча күп еллар Россия данын яклаган, җиңел авырлыкта «UFC»ның абсолют чемпионы Хабиб Нурмагомедов рәсми рәвештә карьерасын тәмамлады. Бу хакта «UFC» башлыгы Дэйна Уайт хәбәр итте.

32 яшьлек Хабиб Нурмагомедов 29 турнирда катнашып, берсендә дә җиңелмәде. «UFC» да ул 2012 елдан бирле чыгыш ясады.

2020 елның октябрендә Хабиб, америкалы Джастин Гейджи белән көрәшкәндә, карьерасын тәмамлавын белдергән иде.


Фикер өстәү