Танылган спортчы спорттан китүе турында әйтте

Җиңел авырлыкта UFCның экс-чемпионы Хәбиб Нурмагомедов кушылма көрәш индустриясеннән (ММА) китәргә карар кылган. Бу хакта берничә канал хәбәр итә.

Әлеге хәбәрләрдә игълан ителгәнчә, данлыклы спортчы ММАга бәйле бөтен тармактан, шул исәптән тренерлыктан да китәргә булган. Ул мондый карарын гаиләсе белән күбрәк вакыт булырга теләве белән аңлаткан. Нурмагомедов үзе берничә көн элек социаль челтәрләрдә командасы белән бергә елга нәтиҗә ясавын һәм “бары тик яхшыга гына булачак” карар кабул итүе турында хәбәр иткән иде. Ул вакытта спортчы нәрсә турында сүз баруын әйтеп бетермәгән иде.


Фикер өстәү