Казанда Кәрим Тинчуринның бюсты куелачак

Казанда күренекле драматург Кәрим Тинчуринның бюсты куелачак. Ачылу тантанасын 27 мартка планлаштырганнар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бюст Вахитов районында — Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендәге Кәрим Тинчурин исемен йөртүче паркта урнаштырылачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү