Питрәч районы Әлбәден авылында Советлар Союзы Герое Петр Гавриловка бюст ачылды

Питрәч районында Советлар Союзы Герое, Брест крепостен саклаучы майор Петр Гавриловка бюст ачу тантанасы узды. Бюст каһарманның туып үскән авылында – Әлбәдендә урнаштырылган. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

“Брест крепостен саклау Бөек Ватан сугышы башында каһарманнарча көрәш үрнәкләренең берсенә әйләнә. Майор Гавриловның батырлыгы – ныклык, кыюлык һәм фидакарьлекнең ачык мисалы. Петр Гавриловка бюст урнаштыру танылган шәхесләргә ихтирамыбыз, үткәннәргә карата мөнәсәбәтебез билгесе ул. Без балаларыбызны Петр Гаврилов кебек геройлар үрнәгендә тәрбияләргә тиешбез. Аның Ватаныбызга карата мәхәббәте, сугыштагы фидакарьлеге яшьләребез өчен лаеклы үрнәк булып тора”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта Президент басым ясап әйткәнчә, Петр Гавриловның истәлеге Россиянең төрле шәһәрләрендәге урамнар атамаларында мәңгеләштерелгән. Моннан тыш аның истәлеге кешеләребезнең күңелләрендә саклана.

Майор Петр Гаврилов 1941 елның 22 июненнән 23 июльгә кадәр Брест крепостенең Көнчыгыш фортын саклауга җитәкчелек итә. Ул исән калган сугышчылар һәм командирларны үз тирәсендә туплап, дошманга каршы аяусыз көрәшә.
“Белорусия Бөек Ватан сугышы башланган чорда аеруча нык зыян күрә. Хәзерге вакытта кемнәрдер тарихны бозып күрсәтергә, каһарманнарыбызның, азатлык китергән хәрбиләребезнең һәйкәлләрен юкка чыгарырга тырыша. Брестта Петр Гавриловның исемен белмәгән кеше юк. Барлык 4 музейда аңа багышланган аерым почмак булдырылган. Ул – Ватанны ярату һәм саклау үрнәге булып тора”, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Беларусь Республикасының мактаулы консулы Константин Анисимов.
Татарстан Президенты Петр Гавриловның бюстына чәчәкләр салды, шуннан соң каһарманның хәзерге вакытта Краснодарда яшәүче оныгы тантанага видеоэлемтә аша кушылды. Ул республикада бабасының истәлеген кадерләп саклаулары өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү