Тинчурин театры инклюзив экскурсияләргә чакыра

Драматург, актер, режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулу уңаеннан Тинчурин театрында “Театр яктылыкка, нурга илтә!” дип аталган экскурсияләр үткәрелә башлый.

Тинчурин театры музее җитәкчесе Розалия Чабатова сөйләвенчә, театрда экскурсияләр ике форматта узачак. Һәр сишәмбе һәм җомга көннәрендә спектакльгә килгән тамашачылар өчен экскурсияләр оештырылачак. Кәрим Тинчурин белән бәйле булган истәлекләр, иҗатына һәм гаиләсенә багышланган кызыклы фактлар сөйләнеләчәк, шәхси әйберләре һәм архив документлары белән танышып булачак.

Инклюзив экскурсиянең икенче форматы музей белән генә чикләнмичә, бөтен театр буйлап узачак. Тинчурин театрының тарихи бинасы һәм данлыклы спектакльләре, танылган шәхесләре, архитектура һәм сәхнә арты, декорация һәм костюмнар – боларның барысын экскурсия вакытында күреп була. Экскурсияләр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 15:00 сәгатьтә узачак.


Фикер өстәү