Камилә Вәлиеваның организмындагы триметазидин матдәсен дәү әтисе кулланган ризыкка бәйләп аңлатканнар

Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева организмында спортчылар өчен тыелган триметазидин матдәсе табылу кызның дәү әтисе кулланган ризыкка бәйле булырга тиеш.

Бу фикерне Халыкара Олимпия комитетының дисциплинар комиссиясе башлыгы Денис Освальд әйткән. USA Today Том Шад журналисты Twitter челтәрендә шулай дип язган. Освальд билгеләп үткәнчә, нәкъ менә шушы хәл 15 яшьлек спортчыны ярышларга кертү өчен төп сәбәпкә әйләнгән.


Фикер өстәү