Балалы гаиләләргә ипотека түләү өчен 1,8 миллион сумга кадәр акча бирү тәкъдиме белән чыкканнар

“Справедливая Россия – За правду” фракциясе балалы гаиләләргә ипотека түләү өчен 1,8 миллион сумга кадәр акча бирү тәкъдиме белән чыккан. Депутатлар бу җәһәттән закон проектын парламент каравына керткән.

“Балалы гаиләләргә ипотека кредитын каплауга федераль бюджеттан финанс ярдәме бирүне тәкъдим итәм. Бу мәсьәлә буенча закон проекты бүген Дәүләт Думасы каравына тапшырылды. Түләүнең максималь күләме 1,8 миллион сум тәшкил итәргә тиеш”, – дип язган фракция җитәкчесе Сергей Миронов үзенең үзенең Telegram-каналында.


Фикер өстәү