Укытучыга сүз әйтмәгез…

Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, депутат Борис Чернышов укытучыларны һөҗүмнәрдән  яклау  өчен институт булдырырга тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, бүген  педагоглар үзләренә карата хөрмәт тоймый. Мәгариф системасына  тәнкыйть кенә түгел,   педагогларга ярдәм дә кирәк. Мөгаллимнәрне яклаучы вәкаләтле вәкил булдырып кына аксаган тәрбияне төзәтеп булырмы?

Борис Чернышов әйтүенчә,  күпчелек  укытучылар борчуларын кемгә барып   сөйләргә белми. Директорлар дәгъва белдергән өчен эштән куарга мөмкин, түрәләр бәхәсләрне  читкә чыгармаячак, федераль дәрәҗәдә исә аларны ишетмиләр. Шуның өчен эштән нигезсез җибәрелгән укытучыларның хокукларын яклый торган  институт кирәк дип саный ул. Укытучыны хәтта  шигырь сөйләгән  өчен дә эштән җибәргән очраклар бар.  Әйтик, Петербург укытучысы Серафима Сапрыкина социаль челтәрләрдә,  Даниил Хармс  һәм Александр Введенский шигырьләрен сөйләгән  өчен мәктәптән китәргә мәҗбүр булуын язып чыкты. Баксаң, директор шигырь авторларын «халык дошманы» дип саный икән.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков та  коллегия утырышында мәктәптәге вазгыятькә карата борчылырлык фикерләр әйтте. «Балалар укытучыларга охшарга тырышудан туктады. Өлкән буын яхшы хәтерли: элек алар абруйлы, киңәшче кебек иде. Укытучы фикеренә һәрвакыт колак салдылар. Хәзер бит  укытучылар мәктәп программасын сөйли һәм азынган укучыга тавыш күтәрергә дә курка. Мондый шартларда нинди тәрбия турында сүз булырга  мөмкин?» – диде Илдус Нәфыйков.

Прокурор фикеренчә, мәгариф системасы күп еллардан бирле рейтинг белән бәяләү басымында. Балалар белән эш ике төркемгә бүлеп башкарыла. Гадәттә игътибар йә сәләтле, йә  тәрбиягә авыр бирелүче балаларга бирелә. Бу төркемнәрдән читтә калучылар да бар һәм алар моны социаль гаделсезлек дип кабул итә. Мәктәпләрне элиталы һәм гади мәктәпләргә (хәтта мәктәп эчендә элиталы сыйныфларга) бүлү дә  еш кына  тискәре йогынты ясый. Беренчеләргә игътибар җитсә, икенчеләре  үзләрен кирәксез хис итә.  Кайбер балаларга укытучыларның да, әти-әниләрнең дә вакыты калмый. Нәтиҗәдә балаларны интернет белән урам тәрбияли. Бу вазгыятьне үзгәртергә кирәк.

Казандагы 18 нче мәктәп укытучысы Альбина Яруллина  укытучыларны яклау кирәклеге турында күптән уйлана.

– Иң яклаучысыз һөнәр ияләре дип  укытучылар һәм медицина хезмәткәрләрен саныйм. Моны күптән үзгәртергә вакыт. Без бик куркыныч заманда яшибез, хәтта мәктәп укытучысына да яклау һәм ярдәм кирәк. Укытучыларга теләсә кемнең теләсә нәрсә әйтергә хакы юк. Шикаять язу, видеога төшерүләр катгый рәвештә тыелырга тиеш. Мондый адымга барыр  алдыннан  һәр укучы, әти-әни ныклап уйлансын иде. Замана баласы, әти-әниләр бик күп белә. Әлбәттә, моңа интернет ярдәм итә. Бу начар әйбер түгел. Хокукларны белергә кирәк анысы. Тик андый белемнәр кайчак файдага түгел. Ничек укытырга, тәрбияләргә, дәваларга кирәклеген хәзерге заман кешесе белә. Тик берәүнең дә бу эшкә алынасы килми. Әгәр вәкаләтле вәкил, институт булдырылса, укытучылар  шат булыр иде. Дөрес, укытучы да ялгышырга мөмкин. Әмма   тупас, авыр холыклы кешеләр мәктәптә озак эшли алмый. Алар барыбер китәчәк. Бу һәр эштә дә шулай. Белем бирү системасын яңартып, укытучыларны кайгыртып торсыннар,  аның психологик халәте турында да онытмасыннар иде, – ди Альбина Яруллина.

Егерме елга якын мәктәптә эшләгән Альбина Киселевага ярты ел элек мәктәптән китәргә туры килгән. Әйтүенчә, яхшы хезмәт хакы түләсәләр дә, укытучы булып башка эшләмәячәк.

– Мондый институтны булдырырга кирәк.  Укытучы якланмаган, көчсез. Бездә укучыга да, әти-әниләргә дә сүз әйтергә ярамый. Үсмерләрнең холкы бик катлаулы.  Тупас сүзләр әйтергә, кимсетергә күп сорамыйлар. Башлангыч сыйныфта алай түгел. Әниләр укытучыны  хөрмәт итәргә өйрәтми дип уйлыйм. Бер-ике бала гына табып, иркә, эгоист итеп үстерәләр. Элек алай булмаган бит. Киләчәктә тагын ничек булыр? – ди Альбина Киселева.

Юрист-укытучы  Рәшид Нәҗметдиновка  укытучыларны еш якларга туры киләме икән?

– Укытучыны кемнән якларга җыеналар? Әти-әнидәнме, укучыданмы? Мондый институт төзү кирәкми. Артык оешма бу.  Укытучыларны якларга мәктәп җитәкчелеге бар. Әгәр ул бу эшне бозса, укытучыны профсоюз, хезмәт инспекциясе яклый ала. Әти-әниләрдән, балалардан якларга мәктәп җитәкчелеге, прокуратура, хокук органнары булыша. Монда бары  мәктәп җитәкчелеге һәм башкаларның   укытучыларны яклау өстендә эшләве генә кирәк. Безгә дә педагогларны якларга туры килә. Күбрәк мәктәп җитәкчелегенә  карата дәгъва белдерәләр.  Әти-әниләрнең миңа укытучыдан зарланып килгән юк, – ди  Рәшид Нәҗметдинов.

КФУ галиме, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Хөсәенов укытучыларны якларга кирәк, ди.

– Элек укытучы дәрәҗәле иде, хәзер аны кешегә дә санамыйлар.  Шуңа күрә яклаучы институт булдыру – бик яхшы фикер. Бу  ышанычлы калкан булсын иде. Белем бирү тәрбиядән башлана. Шуңа күрә  мәктәпләргә тәрбияне кайтырга кирәк, – ди Җәүдәт Хөсәенов.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү