Рөстәм Нәбиев янә сәяхәткә җыена

Блогер, сәяхәтче, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нәбиев Арктиканы өйрәнүче «Төньяк десанты» экспедициясендә катнашучылар составында экстремаль сәяхәткә барырга ниятли. Бу хакта ул Instagram сәхифәсендә хәбәр итте.

«Минем өчен махсус утыргычлар ясаячаклар. Тиздән Арктика буенча экспедициядә катнашачакмын», — дип язган Рөстәм. Ул бу көннәрдә Нижневартовскида.

«Югра» медиахолдингы мәгълүматлары буенча, Рөстәм Нәбиев шәһәр башлыгы һәм яшьләр белән очрашкан. Инде иртәгә блогер актерлык осталыгы буенча мастер-класс узачак, «Без бер күк астында» дигән иҗади очрашуда катнашачак. Шулай ук кыяга менү буенча тренировкада катнашу һәм Спорт даны скверына бару планлаштырылган.

 


Фикер өстәү