Атна ахырына һава торышы: буранлы һәм җылы булачак

19 һәм 20 февральдә республикада һава температурасы +2-3 градус чигендә тирбәләчәк.

Татарстанга яз якынлаша. Республика Гидрометеоүзәге фаразларына караганда, инде бу атна ахырында ук “плюслы” температура көтелә.
15 февральдә – аз гына кар, төнлә – кайбер районнарда томан, көндез – аз гына кар. Төнлә һава температурасы -6-11, көндез -1-6.
16 һәм 17 февральдә явым-төшем көтелми диярлек. Көндез -1-6, төнлә -6-13 градус булачак.
Җомга – 18 февральдә һава торышы үзгәрә. Көнбатыш районнарда – кар, урыны белән буран, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил. Көндез -4+1градуска кадәр җылытса, төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -2-7 градуска төшәчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, ял көннәре – 19 һәм 20 февральдә юеш карлы-буранлы, секундына 15-20 метр тизлектә җилле, җылы һава фаразлана. Һава температурасы +2-3 градус булачак.


Фикер өстәү