Камилә Вәлиева: “Үз көчемне күрсәтә алырмын дип ышанам”

Камилә Вәлиева Пекиндагы Олимпиада вакытында үзе тирәсендә килеп чыккан шау-шуга карата фикерен белдерде.

– Минем өчен бу көннәр гаять катлаулы булды. Рухи яктан бик арыдым. Бу күз яшьләрем шатлыктан да, кайгыдан да. Шул ук вакытта мин Олимпия уеннарында булуыма, Россия исеменнән чыгыш ясавыма сөенәм. Ярышларда үз көчемне булдыра алганча күрсәтермен дип өметләнәм, – диде ул “Беренче канал” эфирында.

Билгеле булганча, Спорт арбитраж суды (CAS) 15 яшьлек спортчының уңай допинг-тестына бәйле рәвештә Вәлиеваны чыгышлардан вакытлыча читләштерү турында ISU, WADA һәм Халыкара Олимпия комитетының апелляцияләрен кире какты һәм аңа шәхси ярышта катнашырга рөхсәт бирде.

 


Фикер өстәү