Күрәселәр бар әле. Камилә Вәлиевага рөхсәт бирделәр, ә тикшерү әле бетмәде

Пекиндагы Кышкы Олимпия уеннары ахырына якынлаша. Бу ярышлар Россия җыелма командасы өчен уңышлы да, борчулы булып истә калыр, мөгаен. Безнекеләргә ярышта гына түгел, медаль өчен киңәшмәләр бүлмәсендә дә көрәшергә туры килә. Бәхәс әле дәвам итәчәк.

Чираттагы карар

Олимпия уеннарында чыгыш ясаучы иң яшь спортчыларның берсе, 15 яшьлек татар кызы Камилә Вәлиевага бу көннәрдә хаксызлык, социаль челтәрләрдәге имеш-мимешләр һәм журналистларның уйланмый әйтелгән сүзләренә каршы торырга туры килде. Ялган мең булса да бер хаклыкны җиңә алмый, дигән безнең халык. Камиләбезнең дә чиста һәм хаклы булуына ышанабыз без. Ә аны нәрсә өчен, ни сәбәпле гаепләүләрен кабат искәртеп торуның кирәге юктыр – бу турыда белмәгән, ишетмәгән, яшь спортчы өчен җан атмаган кеше бармы икән арабызда?

Шөкер, дүшәмбе иртәсендә барыбыз да җиңел сулап куйгандыр. Спорт арбитражы суды (CAS) 15 яшьлек татар кызына шәхси турнирда чыгыш ясарга рөхсәт бирде. Тикшерү 7 сәгать дәвам итте. Әлеге карар 15 яшьлек Вәлиеваның «якланылган зат» статусын (ул 16 яше тулмаган спортчыларга бирелә һәм аларга карата үзгә мөнәсәбәт булырга тиешлеген күздә тота) һәм декабрьдә алынган допинг-тест нәтиҗәләренең артык соң хәбәр ителүен исәпкә алып чыгарылган. Ләкин бу – соңгы карар түгел. Камиләнең допинг-тестына бәйле тикшерү эшләре дәвам итәчәк. Әлегә Россия фигуралы шуучыларның команда турнирында яулаган алтын медаленең дә язмышы хәл ителмәгән.

Ничек кенә булмасын, Камиләгә үзен күрсәтер өчен мөмкинлек бирелде. Хәер, аның көчле рухы, сынмас характеры инде күпләрне таң калдырды. Билгесезлек чорын кичергәндә дә, Камиләбез башын югары тотып, ихластан елмая белде. 15 яшьлек спортчыны бозда әзерләнгән вакытта да күзәтеп торып, соңыннан аңа тиешле-тиешсез сораулар «яудырган» журналистлар да, социаль челтәрләрдәге яман сүзләр дә бу елмаюга тап төшермәде. Ә кешеләр исә кабат ике төркемгә бүленде – каты бәгырьлеләр һәм аңларга сәләтлеләр сүз көрәштерде. Эшнең моның белән генә бетмәвенә ихластан сөенүчеләр дә аз түгелдер.
15 һәм 17 февральдә кызны шәхси ярышлар көтә. Шушы мизгелгә кадәр бирешмәгән Камиләбез, ничек кенә авыр булса да, бу юлы да сынатмас.

Шул ук вакытта, Халыкара Олимпия комитеты (МОК) Камилә Вәлиева ялгыз шуучы хатын-кызлар арасындагы ярышларда җиңгән яки призлы урын алган очракта да, кызның үзен генә дә, команданы да бүләкләү тантанасын уздырмаска җыена. «Башка спортчыларга һәм башка илләрнең Олимпия комитетларына карата гаделлекне саклап калу йөзеннән», – дип аңлата алар бу карарны.

Яхшы хәбәрләр

Ул арада Россия спортчылары медальләр туплавын да дәвам итте. Узган шимбәдә Юлия Ступак, Наталья Непряева, Татьяна Сорина һәм Вероника Степанова составындагы чаңгычылар җыелма командасы хатын-кызлар эстафетасында беренчелекне яулады. Вероника Степанова, ярышның соңгы минутларында Германия спортчысы белән узышып, тарихта Олимпия чемпионы булган иң яшь чаңгычы исеменә лаек булды.

Икенче көнне үк әлеге җиңүне ир-атлар җыелма командасы кабатлады. Чаңгы эстафетасында Алексей Червоткин, Александр Большунов, Денис Спицов һәм Сергей Устюгов чыгыш ясады. Безнекеләр Норвегия командасын 1,7 минутка артта калдырып, финишка беренче килде. Франция чаңгычылары өченче булды. Әйтергә кирәк, ир-егетләрнең чаңгы эстафетасында Россия спортчылары соңгы тапкыр 42 ел элек җиңгән булган.

Якшәмбе узган ярышларда татар егете Эдуард Латыйпов та сынатмады. Самара өлкәсенең Камышлы районында туып-үскән спортчы биатлон буенча 12,5 чакрым арага узышуда финишка өченче булып килде. «Спортчыларга аеруча авырга туры килде – көчле җил, суык комачаулады. Җанатарлар бу узышны истә калдырыр дип уйлыйм. Ярыш башланыр алдыннан, егетләрнең чаңгы эстафетасындагы чыгышын карадым. Алар җиңгәч, без дә бирегә яхшы кәеф белән килдек. Узышка егетләр өчен куанып, җанатарларны сөендерү теләге белән чыктым. Соңгы минутлар киеренкелектә тотса да, үз максатыма ирештем», – дигән Эдуард ярыштан соң.

Ләкин медальләр моның белән дә бетмәде. Шорт-трек буенча ярышларда Россия спортчысы Константин Ивлиев – көмеш, ә тимераякта йөгерү буенча ярышларда Ангелина Голикова бронза медальләргә лаек булды.

Дүшәмбе иртәсе дә фигуралы шуучыларга уңыш китерде. Бозда биюче Виктория Синицина белән Никита Кацалапов көмеш медальгә лаек булды. Франция спортчылары – беренче, АКШ фигуралы шуучылары өченче урынны алды.

Лилия Гыймазова

Фото: www.instagram.com


Фикер өстәү