Казанда 4 мәйданчыкта гына пиротехника кулланырга рөхсәт ителә

Казанда Яңа ел бәйрәмендә пиротехника аттыру өчен дүрт мәйданчык билгеләнде. Алар янгын сүндерү чаралары һәм куркынычсызлык техникасы турында кисәтүче плакатлар белән җиһазландырылачак.

Казан мэриясе хәбәр итүенчә, фейерверкларны түбәндәге мәйданчыкларда аттырырга мөмкин булачак:

  • Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында — Гаврилов урамындагы мәйданда;
  • Киров һәм Мәскәү районнарында — Түбән Зареченская дамбасында;
  • Идел буе һәм Вахитов районнарында — Каенлыктагы «Сабантуй» мәйданчыгы каршындагы автомобиль стоянкасында;
  • Совет районында — ипподром янындагы мәйданчыкта, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасында.

2021 елда 20 декабрьдән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул гамәлдә булган чорда 1-3 класс куркынычлыктагы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан һәм хлопушкалардан тыш, билгеле бер территорияләрдә) куллану тыела, шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар арта.


Фикер өстәү