Казанда салют кулланырга рөхсәт ителә торган урыннар исемлеге билгеле

Татарстан башкаласында шәһәрнең төрле районнарындагы дүрт махсус мәйданчыкта Яңа ел салютлары аттырырга рөхсәт иттеләр. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Совет районында бу – ипподром янындагы, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасындагы участок, Вахитов һәм Идел буе районнарында – Каенлыктагы Сабантуй мәйданы каршындагы участок, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Гаврилов урамындагы мәйданчык. Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр пиротехниканы Түбән Елга аръягы дамбасында куллана ала», — диде спикер.

15 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр шәһәрдә янгынга каршы махсус режим кертелү сәбәпле, барлык мәйданчыкларда да коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр кизү торачак. Пиротехниканы рөхсәт ителмәгән урыннарда кулланган өчен ике меңнән алып дүрт мең сумга кадәр штраф көтә.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү