Яңа ел төнендә фейерверкларны билгеле бер урыннарда гына кулланырга мөмкин

Янгынга каршы махсус режим кертелү сәбәпле, Казанда Яңа ел төнендә салют атмаячаклар. Әмма шәһәрдә яшәүчеләр махсус мәйданчыкларда үзләре фейерверк ясарга мөмкин. Бу хакта Татарстан башкаласының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов Министрлар Кабинетында узган брифингта белдергән.

“Янгынга каршы махсус режим салютларны һәм пиротехникадан файдалануны тыюны күздә тота. Билгеләнгән дүрт урында гына кешеләр үзләре фейерверк ясарга мөмкин”, – дигән Абзалов.
Аның әйтүенчә:
• Гаврилов урамындагы мәйданчыкта;
• Нижнее Заречье дамбасында;
• Каенлыкта Сабантуй өчен билгеләнгән мәйданчык каршындагы автомобильләр кую урынында ;
• Ипподром янындагы мәйданчыкта (Нәҗип Җиһанов белән Петр Полушкин урамнары арасында) пиротехникадан файдалану рөхсәт ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез: Казанда 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлгә керә. Бу чорда пиротехниканы куллануга бәйле чикләү бенгаль утларына һәм “хлопушка”ларга гына кагылмый.


Фикер өстәү