Татарстанда 8 яшьлек малайга түбәдән кар ишелеп төшкәннән соң тикшерү башланды

Бүген иртән Түбән Кама шәһәренең Вахитов проспектында 8 яшьлек бала өстенә бер йорт түбәсеннән бозлы кар ишелеп төшкән. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий мәгълүматларына таянып яза.

Бала җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган.

Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгатылган.
Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов кушуы буенча Түбән Кама прокуратурасы да тикшерү башлап җибәргән. Прокуратура килеп туган хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак, шулай ук түбәне кар-боздан вакытында чистартуга җаваплы кешеләрнең гамәлләрен бәяләячәк.


Фикер өстәү