Путин террорчылыкка каршы эшне көчәйтергә кушты

Киев режимы Көнбатышның махсус хезмәтләре ярдәмендә турыдан-туры террорчылык юлына басты. Шул сәбәпле Россиянең иминлек хезмәтләренә барлык юнәлешләр буенча террорчылыкка каршы эшне көчәйтү мөһим. Президент Владимир Путин Иминлек органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан видеомөрәҗәгатендә шулай дип белдергән. Мөрәҗәгать Кремль сайтына урнаштырылган.

“Киев режимының чит илләрдәге махсус хезмәтләр ярдәмендә ачыктан-ачык террорчылык ысулларына, асылда дәүләт дәрәҗәсендәге террорчылыкка күчүен беләбез. Гражданлык объектларындагы, транспорт һәм энергетика инфраструктурасындагы диверсияләр, тыныч халыкка, хакимият органнары вәкилләренә, җәмәгать эшлеклеләренә карата террорчылык актлары бу”. – дигән дәүләт башлыгы.

Ул террорчылыкка каршы эшне көчәйтү, үзебезнең махсус хезмәтләрнең техник, оператив мөмкинлекләреннән киңрәк файдалану, аларның Оборона министрлыгы, башка ведомстволар белән активрак төстә бергәләшеп эшләү зарурилыгын басым ясап әйткән.


Фикер өстәү