«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» бәйгесендә хезмәттәшебез Гөлинә Гыймадова җиңү яулады

Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Казан утлары» журналы редакциясе берлектә «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» дигән татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы оештырган иде. Бүген “Татмедиа” агентлыгында бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Конкурс балаларга белем һәм тәрбия бирүче укытучыларга, татар халкының милли мәгариф тарихына, мәктәп тормышына бәйле әсәрләргә багышланган иде. Анда Сүрия, Төркия, шулай ук Ульяновск өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Татарстан республикаларында яшәүче авторлар әсәрләрен тәкъдим иткән.
Хикәя номинациясендә 1 урын – Ркаил Зәйдулла, повесть номинациясендә исә Аксубай районының Яңа Дума авылыннан килгән Әлфирә Галиевага бирелде. Балалар арасында 1 урынга Теләче районының Баландыш авылы укучысы Назлыгөл Гайнетдинова лаек булды. Җиңүчеләр арасында “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Гөлинә Гыймадова да бар. “Усал” повестен язган хезмәттәшебез өченче урын алды. Барлык җиңүчеләрне дә әлеге шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз.


Фикер өстәү