«Казан утлары» журналы «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби бәйгесенә иҗади эшләр кабул итә

«Казан утлары» журналы «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби бәйгесенә иҗади эшләр кабул итә. Әлеге бәйге Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырыла. Конкурста каләм ияләре һәм мәктәп укучылары катнаша ала.

«Сез иң гүзәл кеше» иҗади бәйгесенә укытучылар, татар халкының милли мәгариф тарихы, мәктәп тормышына бәйле эшләр кабул ителә. Бүләкләр дә саллы – җиңүчеләргә акчалата премия каралган.

ПРЕМИЯЛӘР

«Повесть» номинациясе
I урын – 100 мең сум
II урын – 80 мең сум
III урын – 60 мең сум
Өч кызыксындыру премиясе –
20шәр мең сум

«Хикәя» номинациясе
I урын – 50 мең сум
II урын – 40 мең сум
III урын – 30 мең сум
Өч кызыксындыру премиясе –
15әр мең сум

«Шигырь» номинациясе
(мәктәп укучылары арасында)
I урын – 15 мең сум
II урын – 10 мең сум
III урын – 8 мең сум
Өч кызыксындыру премиясе –
5әр мең сум

Әсәрләр саны чикләнмәгән.

Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән «Казан утлары» сайтында танышырга мөмкин.


Фикер өстәү