Читтә олтан булганчы, туып—үскән җирләрендә солтан булганнарны күргәч аптырау – табигый. Янәсе, шәһәрдәге мөмкинлекләрне, киң офыкларны ташлап авылга китәләрме инде? Китәләр икән. Дөресрәге, кайталар. Чөнки туган туфракның тарту көче бар. Әңгәмәдәшләребез дә шулай ди. Туып—үскән җирләрендә төпләнеп, эшле—ашлы булган яшьләрне барладык.
АЛСУ – ДИНАР
Кайбыч районындагы Олы Кайбыч авылында яшәүче Алсу һәм Динар Мотыйгуллиннарның шушы көннәрдә күптәнге хыяллары чынга ашачак. Яшь гаилә районда пекарня ачып җибәрергә ниятли.
Алсу – һөнәре буенча чит телләр белгече. Чит илләрдә яшәү тәҗрибәсе дә бар. «Читтә калу мөмкинлеге була торып та…» – дигән аптыраулы карашыбызга җавап итеп, менә ни ди ул:
– Чит телләр өйрәнү хыялым иде. Чит илләрдә сәяхәт итеп, берәр кайда яшәргә калырмын әле, дип тә уйлый идем. 2007 елда район мәктәбен тәмамлап, КФУга укырга кергәндә, кире авылга кайтып яши башлармын дигән уй булмады да. 2010 елда уку йортыннан Мароккога җибәрделәр. Шунда аңладым: туган ягымнан еракта яши алмыйм икән мин. Уку йортын тәмамлагач, Сочида эшләргә дә туры килде әле. Ул чакта да туган ягымны, әти-әни, туганнарны юксындым. Үзем өчен шул вакытта, әти-әниләргә якынрак булырга кирәк икән, дип хәл иттем.
Динар белән гаилә корып, калада 8 ел яши алар. Казанда чакта иртәдән кичкә кадәр эш дип чапканнар. Шәһәрдә яшәп тә, күңел ачу чараларына, спектакльләргә әллә ни вакыт таба алмаган әңгәмәдәшләребез.
– Динарның әти-әнисенең авылда үз эшләре бар, кибет тоталар. Шуңа да атна саен авылга кайтып йөрү безнең өчен гадәти хәл иде, – ди Алсу. – Көннәрдән бер көнне Динар белән утырып сөйләштек тә, туган якка бөтенләйгә кайтырга булдык. Тәвәккәлләп, пекарня ачарга уйладык. Төзелеш эшләре төгәлләнә инде. Бу безнең гаилә бизнесы булачак. Динар, пекарня ачарга хыялым бар, дип әйтүгә, озак уйламыйча, укырга кереп, бухгалтер белгечлеге алдым. Аңа эшне алып барырга ярдәм итәргә кирәк бит. Кайбычта пекарня бер генә, ә район эчендә авыллар бик күп. Шуңа да бу эшебез файдалы булачак, дип уйлыйм. Киләчәктә инде башка камыр ризыкларын да пешерәчәкбез.
Алсу белән Динар ике бала үстерә. Авылны алар да үз итә икән. «Аларга монда бик рәхәт. Без авылдан шәһәргә укырга киткән чакта, район җирлекләрендә әллә ни мөмкинлекләр дә юк иде, кызык та түгел иде. Ә хәзер – барысы да башкача. Кайбычта спорт комплексы да, бассейн да, балалар өчен иҗат түгәрәкләре, искиткеч парклар бар. Ике як әти-әниләребез яныбызда, алар да бик шат, безнең дә күңел тыныч», – ди Алсу.
Әңгәмәдәшебезнең Сочида төпләнеп калу ихтималы да булган.
– Миңа Сочида калырга, шунда эшләргә тәкъдим булды. Динарга: «Әйдә, син дә кил, төпләник», – дигән идем шул чак. Ул исә: «Кайда тудың, шунда кирәк булдың», – дигән иде. Аның сүзләренең дөреслеген хәзер бигрәк тә аңлыйм, – ди Алсу.
БУЛАТ – ИЛНАЗ
Сабада яшәүче бертуган Вәкказовларны белмәгән кеше бармы икән?! Пекарня кибетләре, «Кәеф бар», «Чәйханә» кафелары, «Җиңел пар» мунча кирәк-яраклары кибете, «Тимербулат» мунча мичләрен җитештерү производствосы – Булат һәм Илназның уртак хезмәте бу. Бар эшләре дә тәвәккәллектән, хыялланудан башланган.
– Шәһәргә китмәдек тә, шәһәрдән кайтмадык та без, дигәндәй. Без – шушы районда туып-үсеп, үзебезне шушында таптык, – ди Булат. – Райондагы кешеләрне эш белән тәэмин итәсе килде. Биредә төпләнүнең бер сәбәбе шулдыр. Аннан, районда эшләү дә җайлырак. Барысы да – белгән кешеләр, үзебезнекеләр бит.
Булатның эшмәкәрлек юнәлешендә тәҗрибәсе аз түгел. 2016 елда эшмәкәр булып теркәлеп, ерак араларга йөк ташу хезмәтен күрсәтә ул. Мунча кирәк-яраклары кибетен ачу теләген исә мунчага мәхәббәте көчәйтә.
– Шифалы үләннәр төнәтеп, озаклап мунча керергә яратам. Сабада мунча кирәк-яраклары сатыла торган кибет юк иде. Шуңа бертуганым Илназ белән бу эшкә тотындык, – ди ул. – Бертуганың белән эшләү җиңел. Бәхәсләр дә була. Әмма уртак тел таба беләбез. Аның икътисадчы булуы да ярап куя, чөнки ул санарга, мин тормышка ашырырга хирыс.
Вәкказовлар тәкъдим иткән кирәк-яракларга ихтыяҗ, чыннан да, була. Мунча мичләренә исә заказларны якын-тирәдә генә түгел, күрше республикалардан да алалар икән.
ИЛДАН
– Дөресен генә әйткәндә, укыган вакытта да шәһәрдә тору авыр иде. 4 ел дәвамында атна азагын зарыгып көтеп, авылга кайтып китү ягын карый идем. Шәһәрдәге «бөке»ләргә ачу чыга иде. Авылга кайтасы килү теләге көчле булды, – ди Балтач районындагы Кариле авылыннан 23 яшьлек Илдан Закиров.
Кайберәүләр кебек: «Авылда, районда нинди эш булсын инде?» – дип зарланып йөри белми егет. Шәһәргә дә, авылга да яраклы кәсеп тапкан ул.
– Мин 5 ел тирәсе инде җиһазларны химик ысул белән чистартам. Бу эшкә дә бик кызык кына тотындым. Социаль челтәрләрдә бер видеога юлыгып, чынлап та шулай чистартып буламы икән, дип, тикшереп карау өчен, махсус суырткыч сатып алдым. Шулай итеп, 5 ел буе Балтач, Арча, Саба, Биектау, Казанга хезмәт күрсәтәм. Миңа да, мине сайлаган кешеләргә дә эшем ошый, – ди Илдан.
Балтач егете, авылда яшәүнең уңай яклары санап бетергесез, ди.
– Шәһәрдә бөтен кеше дүрт дивар кысасында яши. Ә авылда ул яктан иркен, рәхәт, урамга чыгып, йөреп керсәң дә була. Авылда машина кую мәшәкате юк. Һавасы чиста, табигате матур. Шәһәрдә, кая гына барсаң да, акча кирәк. Авылда барыбер икенче төрле инде. Авылларны да элеккеге авыл белән чагыштырып булмый. Хәзер уңайлыклар, мөмкинлекләр каладагы кебек, – ди Илдан.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat