900 фильмда катнашкан легендар артист вафат булган

Һиндстанның Хайдарабад шәһәре шәхси клиникасында легендар актер Чандра Мохан (чын исеме – Маллампалли Чандрасекхара Рао) вафат булган. Ул 100дән артгырак фильмда һәм сериалда төшкән. 78 яшьлек артистның йөрәге саусыз булган, дип яза “Вести.RU”.

Чандра Мохан 1945 елның 23 маенда Памидимуккала авылында туган. Балигълык яшенә җитү белән авыл хуҗалыгы көллиятенә укырга кергәч, студентлар театрында уйный башлаган. 1960нчы елларда кинога төшү белән мавыккан. Беренче фильмы – “Рангула Ратнам”. Шушы фильмда уйнаган персонажы исемен үзенә тәхәллүс итеп алган.

Моханның актерлык таланты Һиндстанда бик югары бәяләнгән. Ул күп тапкыр илнең иң яхшы кино артисты, иң яхшы ир-ат ролен уйнаучы буларак танылган.


Фикер өстәү