“Супер ниндзя” тамашасында финалга чыккан Эльмир Хаҗиев: «Үземне сынап карыйсым килде»

Кукмара егете Эльмир Хаҗиев Россия каналларының берсендә “Супер ниндзя” тапшыруында катнашкан. Якташыбыз финалга үткән. Алып баручыларын шаккатырып, Татарстанның данын күтәреп, Кукмараны бөтен дөньяга танытып кайткан ул.

Ноябрь ахырында тагын тапшыруга барачак икән. Без шалтыратып хәлләрен белештек. Егет Тыва шәһәрендә эштә иде. Әмма шулай да безнең белән аралашырга вакыт тапты.

– Спортка бик гашыйкмын. Мин бер дә тик утырырга яратмыйм. Гел шөгыльләнүдә, алга атлауда. Нинди генә спорт төре булмасын, мин аны үз итәм. Яңа үрләр яулыйсым килә. Әлеге тапшыруга барып үземне сынап карыйсым килгән иде, – ди Эльмир.

26 яшьлек Эльмир Хаҗиев идәннән күтәрелеп, линиянең икенче ягына сикерү буенча Гиннессның рекордлар китабына кертелгәнен язган идек инде. Ул бу күнегүне 30 секундта 53 мәртәбә ясый. Егет әле моның белән генә тукталып калырга җыенмый.

– Мин кечкенәдән бер урында тыныч кына басып та тора белмәгәнмен, гел сикерергә торганмын. Алтынчы сыйныфта укыганда әнием мине райондагы «Зилант» спорт мәктәбенә алып барды. Башта баскетбол уйнадым. Аннары инде спортның башка төрләрендә үземне сынап карадым. Бокс ошады, – ди егет. – Югары уку йортында укый башлагач, йөгерә башладым. Халыкара марафонда катнашып, беренче килдем. Бу җиңү мине тагын да канатландырды. Үзеннән-үзе кул сугышына кереп киттем. Күп кенә турнирларда катнашып, Россиянең спорт мастеры исемен алдым. Күңелдә рекорд куясы килү теләге бар иде. 2019 елда идәннән күтәрелү буенча үземне сынап карарга булдым. 30 секунд эчендә сул кул белән идәннән 42 тапкыр күтәрелдем. Шунда Россия рекордчысы исемен бирделәр, – ди Эльмир.

Әлеге җиңүен күреп, дуслары тукталып калмаска киңәш итә. Шуннан соң ул интернеттан дөнья рекордчылары, Гиннесс рекордлар китабына керүчеләр турында укый башлый. Гинесс китабына керү теләге зур була аның. Тагын күнегүләр ясый башлый. Ул өстәмә авырлык белән идәннән күтәрелүне сайлый.

– Бу күнегүне ясаганда бер аяк күтәрелгән һәм шул ук вакытта бөтен гәүдә туп-туры булырга тиеш. Әлеге күнегүне 30 секундта 53 тапкыр ясадым. Миңа кадәр 48не ясаганнар иде, – ди ул.

Бүген Эльмир Тыва Республикасында эшли. Кукмарага ял вакытында гына кайта. Якташыбызга тагын зуррак уңышлар телик!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү