Рекордсмен Эльмир Хаҗиев: «Әтиемнең арабыздан иртә китүе мине мөстәкыйльлеккә өйрәтте»

Кукмарада яшәүче 25 яшьлек Эльмир Хаҗиев идәннән күтәрелеп, линиянең икенче ягына сикерү буенча Гиннесс рекордлар китабына кертелгән. Ул бу күнегүне 30 секундта 53 мәртәбә ясый. Егет әле моның белән генә тукталып калырга җыенмый.

Тагын да зуррак уңышларга ирешергә тели ул. Спортчы барысын да сөйләргә ашыкмый – сер булып калсын, ди. Әмма бер зур теләген әйтте: «Русское ниндзя» тапшыруында катнашып җиңәсе килә аның.

–  Әтиемнең арабыздан иртә китүе мине мөстәкыйльлеккә, тырыш, үҗәт булырга өйрәтте, – ди Эльмир. – Әнинең сүзләре дә этәргеч булды.  «Бөтен таянычым син», – диде әни. Шуңа күрә мин сынатмаска, әниемнең йөзенә кызыллык китермәскә тырыштым.  Мин кечкенәдән бер урында тыныч кына басып та тора белмәгәнмен, гел сикерергә торганмын. Алтынчы сыйныфта укыганда әнием мине райондагы «Зилант» спорт мәктәбенә алып барды. Башта баскетбол уйнадым. Аннары инде спортның башка төрләрендә үземне сынап карадым. Бокс ошады.

Эльмир ул чакта спорт белән генә шөгыльләнми, укуда да алдынгы була. Россиякүләм олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүгә китә. Анда укырга керә.

– Югары уку йортында укый башлагач, йөгерә башладым. Халыкара марафонда катнашып, беренче килдем. Бу җиңү мине тагын да канатландырды. Үзеннән-үзе кул сугышына кереп киттем. Күп кенә турнирларда катнашып, Россиянең спорт мастеры исемен алдым. Күңелдә рекорд куясы килү теләге бар иде. 2019 елда идәннән күтәрелү буенча үземне сынап карарга булдым. 30 секунд эчендә сул кул белән идәннән 42 тапкыр күтәрелдем. Шунда Россия рекордчысы исемен бирделәр, – ди Эльмир.

Әлеге җиңүен күреп, дуслары тукталып калмаска киңәш итә. Шуннан соң ул интернеттан дөнья рекордчылары, Гиннесс рекордлар китабына керүчеләр турында укый башлый.

– Гиннесс рекордлар китабына эләгү өчен гариза, документларны өч тапкыр тапшырдым. Беренче тапкыр сул аякта һәм уң кулда күтәрелеп, бер минутка 49 тапкыр күнегү ясадым. Барлык документларны әзерләп җибәрдем. Әмма ике атнадан минем күрсәткечләрне узучы кеше барлыгын белдем. Шуннан соң икенче төрле итеп, идәннән күтәрелеп, линиянең икенче ягына сикерү буенча әзерләнә башладым. Бу күнегү алай авыр түгел, әмма тизлек кирәк. Рекорд куяр өчен тагын документлар җибәрдем. Тик видеоны күреп, гаебемне таптылар. Аркаң бөкрәйгән дигән кимчелек җиткерделәр, – ди ул.

Тик үҗәт кешене туктатып буламы соң? Эльмир үзенең күнегүләрен видеога төшереп, гаебен эзли. Гинесс китабына керү теләге зур була аның. Тагын күнегүләр ясый башлый. Бу юлы өстәмә авырлык белән идәннән күтәрелүне сайлый.

– Бу күнегүне ясаганда бер аяк күтәрелгән һәм шул ук вакытта бөтен гәүдә туп-туры булырга тиеш. Әлеге күнегүне 30 секундта 53 тапкыр ясадым. Миңа кадәр 48не ясаганнар иде, – ди ул.

Бүген Эльмир Тыва Республикасында эшли. Кукмарага ял вакытында гына кайта. Әле киләчәктә тагын да зуррак рекорд куймакчы. Ул вакытында спорт белән дуслаштырганы өчен әнисенә дә, тренерларына да рәхмәтле.

– Һәр кешенең ниндидер таланты була дип уйлыйм мин. Әмма аны вакытында ача белергә кирәк. Тырыш булмасаң, бернинди уңышка ирешеп булмый. Хәзер малайлар бер-берсеннән начар гадәтләрне күреп, аларга охшарга тели. Ә мин бөтенләй киресенчә уйлый идем. Эчмәдем дә, тартмадым да. Үз юлымны таптым. Кечкенәдән башкалардан яхшы ягым белән аерылып торасым килде, – ди ул. – Малайларга киңәшем шул: вакытыгызны спорт залларында уздырыгыз.  Спорт ул – сәламәтлек кенә түгел, тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәтә, рухи яктан көчле дә итә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү