Татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесенең сайлап алу турын узучылар исемлеге билгеле

Татарстан Республикасы  Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләргә бәйге игълан иткән иде. Бүген бәйгенең сайлап алу турын узучылар билгеле булды.

Әлеге конкурс 10 номинациядә уздырыла. 2023 елның 1  сентябренә кадәр 9 номинациядә («Роман» номинациясеннән тыш)  эшләр кабул ителде. 1 декабрьдә 9 номинациядә өчәр җиңүче билгеләнә.

«Роман» номинациясенә эшләр 2023 елның 1 декабренә кадәр кабул ителеп, җиңүчеләр 2024 елның 1 февралендә мәгълүм булачак. Барлык җиңүчеләр дә 2024 елның 21 февралендә – Халыкара туган тел көнендә тантаналы чарада бүләкләнәчәкләр.

Бүгенге көндә конкурска барлыгы 1629 эш кабул ителде. Беренче тапкыр уздырылган конкурста барлыгы – 1470 эш иде.

ИСЕМЛЕК

 «Повесть»  

1.Әлеге дә баягы. «Шом».

2.Гыйлем Фән. «Алар безнең арада (фантастик повесть)».

3.Дәрвиш. «Тарту көче».

4.Исмәгыйль. «Әлиф-ләм-мим».

5.Кара малай. «Гомер».

6.Ковбой. «Нәзифә».

7.Көяз бабай кияве. «Газизем!»

8.Сәфәр. «Борыла да карый…»

9.Сөнмән. «Әлләче, татар – малай!»

  1. Юлчы. «Олы юлдан берәү бара».

 «Хикәя» 

  1. Ишнияз. «Кадер киче».
  2. Кош канаты. «Куеныңда ни бар? »
  3. Макинтош. «Җирләү».
  4. Мөгаллим. «Урман тукталышы».
  5. Намус. «Әрнү».
  6. Тылмач. «Калу».
  7. Солдат. «Мин кайтырга тиеш».
  8. Студент. «Образ».
  9. Янгура. «Юлаучылар».
  10. Ярмәк егете. «Урман юлында».

«Поэма яки шигырьләр шәлкеме»

  1. Игенче. «Бөртекләп җыелган энҗеләр» (поэма).
  2. Ике татар. Шигырьләр шәлкеме.
  3. Кобогыл. «Татар җөе» (дастан).
  4. Мин. «Дәрдемәнд» (поэма).
  5. Пошмас.Шигырьләр шәлкеме.
  6. Сәгадәт. «Көзге җыр» (шәлкем).
  7. Сөембәк. «Тукай сандыгы» (поэма).
  8. Ташчы. «Таш» (поэма).
  9. Тур. Шигырьләр шәлкеме.
  10. Уф-ф-ф. Шигырьләр шәлкеме.

Поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты)

1.Әкиятче Илбатыр. «Арба» (поэма

2.Базарбай бабай. «Куян, кәбестә һәм син» (әкият-поэма

3.Буран кызы. Шигырьләр шәлкеме.

4.Карим. «Вакыт» (поэма).

5.Таз малай. Шигырьләр шәлкеме.

6.Тәрбияче. Шигырьләр шәлкеме.

7.Төпчек бала. Шигырьләр шәлкеме.

8.Түбәтәй. Шигырьләр шәлкеме.

9.Шәкерт. Шигырьләр шәлкеме.

10.Ярканат. Шигырьләр шәлкеме.

«Повесть» (үсмерләр әдәбияты)

1.Ибне Кәтип. «Ике кыз».

2.Миллионер. «Миллион».

3.Муста-Тунтури. «Сине Каенсарда көтәбез».

4.Сәгадәт. «Бәхәс».

5.Тимрәй. «Game of Khans».

6.Фараз Галимов. «Мәңгелек двигатель».

7.Хафиз. «Без андый малай түгел».

«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты)

1.Айбүләк. «Азаматка сүз әйтмәгез!..»

2.Алмаз Гали. «Тормышка ашкан план».

3.Алмачуар. «Басма».

4.Ерак авыл. «Кызлар».

5.Җәяүле. «Атлап чыктым Иделне».

6.Кырымсарай капкасы. «Түбәдә».

7.Мылтык. «…кыю».

8.Сәет Сафа.  «Мин бит яратып кына».

9.Шаһит. «Сугыш уен түгел».

10.Эретеп ябыштыручы. «Оча торган самокат».

«Хикәя» (балалар әдәбияты)

1.Авылдаш.  «Айбулат һәм аның дуслары».

2.Асылҗан. «Су буендагы хәлләр. Кыз, ондатра һәм малай».

3.Икс Ипсилон Зед. «Саташулы көннәр».

4.Икс Ипсилон Зед. «Чабата вакыйгасы».

5.Каләм. «Батыр булу авыр».

6.Сим-сим. «Догалы ипи».

7.Тәрбияче түгел. «Энекәш дигән бәби».

8.Тылсым. «Тукайның туган көне».

9.Хәят. «Бердәнбер данәдә».

10.Шаянкай. «Акнур».

«Кыска драма әсәрләре, скетчлар» (балалар әдәбияты) 

1.Окей «Хикмәт бердәмлектә, дуслыкта!»

2.Шуквәли «Зумерлар һәм бумерлар».

«Әдәби тәнкыйть, рецензия»

  1. Әдәби гурман. «Бикләр ачылырга тиеш».
  2. Әдәби гурман. «Гүзәл Әдһәмнең «Меңнәрнең берсе» повесте».
  3. Әче миләш. «Мин сызланам, син дә сызлан әле, укучым!»
  4. Галия. «Дөньяны мәхәббәт коткарыр».
  5. Доцент. «Садәлекне сөрмә итеп тарттым…»
  6. Таңбатыр. «И гомер агышлары…»
  7. Чатыртау кояшы. «Ул шулай күрә».
  8. Чын шигырь. «Өч шигырь».
  9. Фирдәүс Асылташев. «Бер онытылган ант тарихы» (Р. Сабыр «Фәхрине үтереп ташладылар».
  10. Ябалак. «Татар кызы дигән горурлык бар».

 


Фикер өстәү