Татарстанда 53 яшьлек хатын-кыз эшкә барганда вахта автобусында вафат булган

Үлем сәбәбе ачыкланмаган әле.

Кичә Чаллыда иртәнге сәгать 7 дә эшкә барганда 53 яшьлек хатын-кыз вафат булган. Бу хакта “Челнинские известия” яза.
Ул вахта автобусында эшкә барганда коллегалары-пассажирлар һәм йөртүченең күз алдында аңын югалткан. Йөртүчегә Моторная урамындагы тукталышта автобусны туктатырга туры килгән. Тиз генә арада килеп җиткән медиклар хатын-кызның вафат булуын әйткән.
Коллегалары әйтүенчә, ул еш кына йөрәк тирәсе авыртуына зарланган. Аның үлеме сәбәбе әлегә мәгълүм түгел.


Фикер өстәү