Татарстанда тукталышта чәчәк тотып басып торган хатын үлгән

Кичә Чаллының «7 комплекс » тукталышында 19 сәгатьләр тирәсендә 55 яшьлек хатын-кызның хәле начарланып киткән. Табиблар килеп җиткәндә инде соң булган. 

Фаразлар буенча, хатын йөрәк өянәгенән үлгән. Аның үлеменең сәбәбен ярганнан соң судмедэкспертлар хәбәр итәчәк, дип яза «Челнинские известия».

Әлеге хәлнең шаһитләре әйтүенчә, кулына чәчәкләр тотып тукталышта автобус көтеп торган хатынның кинәт кенә хәле начараеп киткән һәм ул акырын гына җиргә утырган.

Тикшерү барышында Чаллыда яшәүче хатынның 4 көн элек кенә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүе ачыкланган.


Фикер өстәү