Татарстанда автобус йөртүче югалган малайны әнисенә китереп биргән

“Горкоммунхоз”да бала югалуга бәйле дулкынландыргыч очрак турында сөйләгәннәр.

Шушы көннәрдә генә Чаллының “Горкоммунхоз” транспорт оешмасы диспетчерлык хезмәтенә бер малайның 22нче автобуска утырып китүе, ләкин үз тукталышында төшеп калмавы турында хәбәр иткәннәр. Баланың телефонны алмавы, хәбәрләргә каршы җавап бирмәве ана кешене бөтенләй дә кайгыга салган, дип яза “Челнинские известия”.

Ана телефоны аша улының геолокациясен күзәткән. Аның буенча бала утырган автобус, “ГЦДТ” (элекке “Мәктәп” тукталышы) тукталышыннан алып, “Электротехниклар” тукталышына кадәр, ярты шәһәрне узарга өлгергән.
Кайгыга баткан ана “112”гә дә, белгечләр һәм волонтерларны эзләүгә җәлеп итү өчен “ЛизаАлерт” эзләү-коткару хезмәтенең “Кайнар линия”сенә дә шалтырткан. Волонтерлар, иң элек транспорт оешмасына мөрәҗәгать иткән.
Өч минутлап чамасы узуга, “Горкоммунхоз” диспетчеры баласын югалткан анага: “Улыгыз табылды! Ул йоклап киткән һәм үз тукталышында төшмәгән. Автобус йөртүчебез хәзер аны шунда китереп куячак. Каршы алыгыз!” – дип шалтыраткан.
Берничә минуттан автобус йөртүче малайны, чыннан да, әнисенә китереп биргән.


Фикер өстәү