Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышы 23 ноябрьдә узачак

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышы 23 ноябрьдә узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов уздырды.

Депутатлар 15 мәсьәлә, шул исәптән 10 республика законы проектын һәм 4 федераль закон проектын карарга планлаштыра. Көн тәртибенә кертелгән республика законнары проектларының алтысы беренче укылышта, дүртесе икенче укылышта каралачак.

Икенче укылышка 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында закон проектлары әзерләнгән. Республика бюджеты турындагы закон проектына 200 төзәтмә тәкъдим ителгән, соңрак фикер алышу барышында аларның 17се авторлары тарафыннан кире алынган. Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турындагы закон проектына 10 төзәтмә тәкъдим ителгән.

Гражданнарны патриотик тәрбияләү турындагы, гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектылары да икенче укылышта каралачак.

Депутатлар пассажирларны һәм багажны автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими йөртүне оештыруның аерым мәсьәләләре, урманнардан файдалану, гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы законнарга үзгәрешләр кертүче закон проектларын карап тикшерәчәк.

Парламент утырышында «Хөкүмәт сәгате» кысаларында Россия Пенсия һәм социаль иминиятләштерү Фондының Татарстан буенча бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин башкарган эшләре турында хисап тотачак.


Фикер өстәү