Татарстан Рәисе Кытайның Шэньчжэнь шәһәре вице-мэры белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь шәһәре (КХР) вице-мэры Ван Шоужуй белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Кытай югары технологияләр күргәзмәсенә Шэньчжэньга эш визиты кысаларында узды. 

«Соңгы елларда Россия-Кытай мөнәсәбәтләре моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте. Безнең хезмәттәшлек – бүгенге дөньяда дәүләтара мөнәсәбәтләрнең нинди булырга тиешлеге үрнәге», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.

Ул Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше тотрыклы үсеш күрсәтүенә игътибар итте. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 58% ка артты һәм 1,6 миллиард доллардан артты. Үзара сәүдә үсеше дәвам итә – 2023 елның беренче яртыеллыгында бу сан 1,5 миллиард долларга якынлашты.

«Шэньчжэньда алып барылучы эшләрнең масштаблары сокландыра. Казан һәм Шэньчжэнь – 2012 елдан тугандаш шәһәрләр. Татарстан башкаласы сезнең шәһәрдән эстафетаны кабул итте һәм 2013 елда чираттагы Универсиаданы уздырды», — дип тәэсирләре белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, быел Казанда Беренче Россия-Кытай бизнес-форумы «Ростки» узды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, чара Кытай белән эшлекле элемтәләрне киңәйтү өчен үткәрелә һәм Шэньчжэнь делегациясен киләсе форумга да чакырды.

Шэньчжэнь вице-мэры делегацияне сәламләп, Татарстан Кытайның яхшы дусты булуын билгеләп үтте. «Кытай югары технологияләр күргәзмәсендә катнашуыгыз өчен рәхмәт. Хезмәттәшлегебезнең шундый ныклы нигезе ярдәмендә без мөнәсәбәтләребезне ныгытачакбыз дип ышанам», — дип ассызыклады Ван Шоужуй.

Шэньчжэнь халкы бүген 21 млн кеше тәшкил итә. Бу Кытайның көньяк өлешендәге икенче эре шәһәр, беренче махсус икътисади зонасы, дөньядагы дүртенче зур контейнер порты, Кытай электрон сәнәгате үзәге.

«Бүген Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә чыкты һәм безгә Россия шәһәрләре белән хезмәттәшлек итү мөһим», — дип билгеләп үтте вице-мэр.

«Татарстан — искиткеч төбәк. Сезнең республика табигый ресурсларга бай. Безнең төбәкләр арасында дуслык нык. Ышанам, безнең хезмәттәшлек уңышлы була, һәм сезнең визитыгыз моңа ярдәм итәчәк», — дип нәтиҗә ясады Ван Шоужуй.


Фикер өстәү