Васил Шәйхразыев «Слово пацана» сериалы хакында: «Минем «Бригада»ны да караганым юк әле»

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев «Слово пацана» сериалына карата үз фикерен җиткерде. Аның фикеренчә, сериал ике яклы йогынты ясарга мөмкин, шуңа күрә уяулык сакларга кирәк.

– Яшермим, мин әле бу сериалны карамадым, теләгем дә юк. Мин әле «Бригада»ны да карамаган, чиратта ул тора, – диде журналистлар белән очрашу вакытында Васил Шәйхразыев. – Сериал шундый дәрәҗәдә тәэсир итәргә тиеш ки, без тарихта калган әлеге чорны башка кабатламаска тиеш. Мин бу вакыйгаларны үз күзләрем белән күргән кеше. 1988 елда Чаллыда Эчке эшләр министрлыгының 6 нчы бүлеге начальнигы булып эшләгән идем. «Казан феномены»ның ни икәнен беләм.

Васил Шәйхразыев сүзләренчә, хәзер яшьләргә үз мөмкинлекләрен сынар өчен башка урыннар да күп.

– Һәр районда, һәр авылда яшьләргә үз сәләтләрен күрсәтерлек мөмкинлекләр тудырылган. Тәрбия, яшьләрне җәлеп итү өчен шартлар бар. Дефицит юк, бөтен нәрсә бар, тотрыклы яшибез, – диде ул.

Васил Шәйхразыев «Крестный отец», «Бригада» кебек иҗат эшләрен дә телгә алды. «Аларда ниндидер романтика бар иде. Әмма азагы йә үлем, йә төрмә белән төгәлләнде. Идеологик яктан карасак, мондый финал – иң дөрес финал», – диде ул.


Фикер өстәү