Васил Шәйхразыев: «Милләтебез тере»

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашты. Очрашу вакытында «Татар-информ» вәкиле аннан: «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» – дип сорады.

Васил Шәйхразыев сүзләренчә, татар милләте тере.

– Безнең милләт тере. Җитәкче булгач, миңа күп илләргә, өлкәләргә йөрергә, милләттәшләребез белән аралашырга туры килә. 2023 елда мин 56 төбәктә, 6 илдә булдым. Җәмгысе 145 көн командировкада идем. Һәрберсенең нигезендә – милләттәшләр белән очрашу. Кайдадыр 10-15 кеше, кайдадыр мең кеше, Сабан туйларында 50 меңләп һәм аннан да күбрәк кеше җыела. Безнең милләт тере дип әйтә алам, – диде ул.


Фикер өстәү