Васил Шәйхразыев: «Авылга беренче тапкыр баргач, күз алдыма сугыш килде»

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашты. Очрашу вакытында ул быел Курган өлкәсендәге Йолдыз авылында чыккан янгын вакыйгасын да искә төшерде.

Васил Шәйхразыев әйтүенчә, быел Йолдыз авылына еш барырга туры килгән. Авылны торгызу, төзекләндерү эшләре әле дә дәвам итә. Декабрь азагында аның кабат Йолдыз авылына сәфәре көтелә.

– Авылга беренче тапкыр баргач, күз алдыма сугыш килде. Әйтерсең лә бу авылга фашистлар кереп, бөтен нәрсәне яндырып киткәннәр… – диде ул. – Бөтен җир янган, пыскып яткан утлар… Кешеләрнең күзләрендә хәтта яшь тә юк иде! Алар нинди зур фаҗигага эләгүләрен аңламыйча басып тора иде! Бер сәгать эчендә бөтен тормыш тукталды, бөтен мал-мөлкәт көл булды… Алар нишләргә икәнен дә аңламыйча басып тора иде… Күңелемә әнә шул тиде. Авылдагыларны клубка җыйгач та, аңлату, ярдәм чаралары турында бармады сүз. Иң элек аларны эчке төшенкелектән коткару кирәк иде. Өмет бирү — иң авыры.


Фикер өстәү