75 яшьлек әби чит ил банкыннан акчасын алмакчы булып, 10 миллион сумын югалткан

Татарстанда бер пенсионер хатын-кыз, чит ил банкыда сакланган 288 мең доллар акчасын кире алмакчы булып, мошенникларга 10 миллион сум күчергән. Бу хакта “БИЗНЕС ONLINE” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Эчке эшләр министрлыгыннан сөйләп үтелгәнчә, Тукай районында яшәүче 75 яшьлек хатын-кызны ел ярым дәвамында алдаганнар. Пенсионер 288 мең доллар чамасы акчасын чит ил банкыннан Россиянекенә күчермәкче булган. Шулчак аңа бер егет ярдәмгә килгән. Ул өлкән яшьтәге ханымга чит илләр банкларында счетлар ачып, төрле валюталар белән эшләү өчен лицензиягә, акча күчерү өчен транзит счетларга, тагын әллә ниләргә түләргә тәкъдим иткән.
“Әмма бу түләүләр бер генә чит ил банкы аша да узмаган. Шулай итеп, хатын-кыз “ярдәмчесенә” барлыгы 10 миллион сум түләгән. Шул ук вакытта чит ил банкындагы акчасын ала алмаган”. – дип билгеләп үтелгән министрлыкта.
Сүз уңаеннан, узган тәүлектә генә дә республиканың эчке эшләр органнарына мошенникларга акча күчергән 17 кеше мөрәҗәгать иткән. Кырыгалдарларга бер көн эчендә барлыгы 30 миллион сум күчкән.


Фикер өстәү