«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен  саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Казан утлары» журналы редакциясе белән берлектә әнә шундый татарча әдәби әсәрләр конкурсы оештырган иде. Ниһаять, без җиңүчеләрне белдек.

Бәйгегә килгән хезмәтләр балаларга белем һәм тәрбия бирүче укытучыларга, татар халкының милли мәгариф тарихына, мәктәп тормышына багышланган. Анда Ульяновск өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, хәтта Сүрия, Төркиядәге милләттәшләр дә каләмен сынап караган.

– Балачак, мәктәп елларын яшь барган саен күбрәк сагынабыз. Безнең чорда укытучы идеалга тиң иде. Әмма соңгы 30–40 ел эчендә илебездә тормыш кыйммәтләре үзгәрде. Мин еш кына балачак, мәктәп елларымны искә төшерәм. Укытучы баласы буларак, авыл халкының, әти-әниләрнең мөгаллимнәргә мөнәсәбәтен хәтерлим. Ул елларда хәтта: «Укытучы да бәрәңге ашыймыни?» – дип гаҗәпләнә идек. Беренче укытучым да – әнием. Бүген аның исән-сау булуы – зур бәхет, – диде Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында.

Марат Әхмәтов фикеренчә, укытучыга мөнәсәбәт – җәмгыятьнең рухи көзгесе. Укытучыны үрнәк шәхес дип бәяләгән җәмгыять рухи яктан чиста һәм сәламәт дигән сүз.

Марат Әхмәтов, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинга шундый матур бәйге игълан иткән өчен рәхмәтен белдереп:  «Укытучы образын без киләчәктә дә күтәрергә тиеш», – диде.

Рөстәм Галиуллин исә конкурс ярдәмендә укытучыны хөрмәтли, мәгариф системасындагы проблемаларны яктырта алуын әйтте. Димәк, максатка ирешелгән.

«Повесть» номинациясендә беренче урын, «Сары атым алтын нукталы» әсәре   өчен, Аксубай районының Яңа Дума авылыннан килгән Әлфирә Галиевага бирелде. Ркаил Зәйдулла «Кани калды Нишапур» хикәясе белән 1 нче  урынны  алды. Балалар да иҗат эшләрендә укытучыга хөрмәтен чагылдырган. Алар арасында Мамадыш, Теләче, Балтач районы укучылары да бар. Ә  1 нче урынга Теләче районындагы Баландыш авылының 9 нчы сыйныф укучысы Назлыгөл Гайнетдинова лаек дип табылган. Безнекеләр дә читтә калмады. Җиңүчеләр арасында  «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Гөлинә Гыймадова да бар. «Усал» повестен язган хезмәттәшебез өченче урын алды.

Бүләкләр тапшырылып беткәч, Марат Әхмәтов үзен кызыксындырган сорауларны бирде: «Иҗат эшегез сезнең язмышка йогынты ясаган укытучылар турындамы? Җыелма образлар түгелме?» Бәйгене оештыручылар: «Чынбарлыктагы кешеләр», – диде. Комиссия рәисе, киләчәктә бу геройларны бергә җыеп булмасмы, дигән фикер дә әйтте.

Җиңүчеләр

«Хикәя» номинациясе:

1 урын – Ркаил Зәйдулла, Казан, «Кани калды Нишапур».

2 урын – Гөлүсә Батталова, Әтнә, Күәм, «Чыра».

3 урын – Әнисә Зәйнуллина, Казан, «Очрашу».

«Повесть» номинациясе:

1 урын – Әлфирә Галиева, Аксубай, Яңа Дума, «Сары атым алтын нукталы».

2 урын – Асия Юнысова, Казан, «Сылукай».

3 урын – Гөлинә Гыймадова-Хисаметдинова, Казан, «Усал».

Мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр

1 урын – Назлыгөл Гайнетдинова, Теләче, Баландыш мәктәбе, 9 нчы  сыйныф, «Укытучыма мәдхия».

2 урын – Рәдиф Миңнеханов, Мамадыш, Усәли, 5 нче сыйныф, «Сез иң гүзәл кеше икәнсез».

3 урын – Әмир Фәрхуллин, Мамадыш җәнлек совхозы, 11 нче сыйныф, «Укучының хәлен аңлыйсың».


Фикер өстәү