Өмет һәм чынбарлык: Укытучылар үз елын ничек тәмамлый?

Хисап эше кимесен, хезмәт хакы артсын, әти-әниләр укытырга өйрәтмәсен. Укытучылар һәм остазлар елына укытучылар әнә шундый хыяллар белән аяк баскан иде. Укытучыга карата хөрмәт арттымы? Җылы сүзләрне кызганмыйбызмы? Кесә ягы ничегрәк: педагогларның әфлисун алырга акчасы җитәме? «ВТ» хәбәрчесе мөгаллимнәрнең өметләре ни дәрәҗәдә аклануын белеште.

Әфлисун һәм укытучы бәясе

Казандагы «Адымнар» күптелле мәктәпләр челтәре директоры, Дәүләт Советы депутаты Айдар Шәмсетдинов әйтүенчә, хәзерге вакытта мәктәптә эшләүче укытучыларның барысы да – фидакарь кешеләр.

– Укытучылар елында педагогларга игътибар артты. Әмм, кызганыч, хәл итәсе мәсьәләләр шактый күп, – ди Айдар Шәмсетдинов. – Иң беренчесе – укытучылар кытлыгы. Һәр төбәккә хас бу. Икенчесе – хезмәт хакы. Кызыксындыру өчен лаеклы акчаны түләргә кирәк. Хәзерге вакытта түләнә торган эш хакы яшьләрне һөнәргә әллә ни җәлеп итми. Россиядә уртача 60 мең сум хезмәт хакы алу өчен укытучыга ике ставкага эшләргә кирәк. Бу инде аның эмоциональ яктан януына, аруына китерә. Кичке сәгать 6да мәктәптән кайткач, әле өй эшләрен тикшерәсе бар. Өстәвенә сыйныф җитәкчесе дә булса… Җәмгыять тарафыннан бәяләнмәү – гаделсезлек. Укытучы елында укытучыларга түләнә торган төп ставка 1600 сумга артты. Шул ук вакытта ике ел эчендә әфлисун бәясе 4 тапкыр үсте. Менә хәзер үзегез уйлап карагыз: без укытучыга карата гадел җәмгыятьме? Әлбәттә, ниндидер эшләр башкарылды. Әмма үзгәрешләрне күптән системалы рәвештә кертергә кирәк иде.

Мөнәсәбәт

Быел укытучының кәефен ничек кенә күтәрергә тырышмадылар: ел дәвамында концерты да, төрле тамашасы да күп булды. Һәр районда ветеран укытучылар, укытучылар династияләрен искә алдылар.

– Укытучының дәрәҗәсе артты. Мөгаллимнәр сәхнәгә чыкканда, залда утыручылар аягүрә басып сәламли. Бу дәрәҗә түгелме? Район җитәкчеләре арасында: «Чыгыш ясаганда беркемнән дә оялмыйм һәм курыкмыйм, ә менә укытучылар каршында кул-аяклар калтырый башлый», – диючеләр бар. Бу  хөрмәт билгесе түгелме? – ди Әгерҗе районының мәгариф бүлеге башлыгы Вәсилә Сафиуллина.

Районда 703 укытучы исәпләнсә, шуның 75е – яшьләр. Вәсилә Сафиуллина әйтүенчә, планлаштырылган чараларның берсе дә кәгазьдә калмаган. Балалар арасында укытучыга кагылышлы бәйгеләр уздыру, фильмнар карау дисеңме, мәктәпне элек тәмамлаучылар белән очрашулар үткәрүме…

Сиздегезме?

Ә менә Айсинә Галимова (исеме үзгәртелде. – Ред.) Укытучылар һәм остазлар елында бернинди дә үзгәрешләр сизмәгән. Аның әйтүенчә, хезмәт хакы шул ук, эше дә кимемәгән: БДИга әзерләү, PISA, функциональ белемне тикшерүләр, бушка олимпиадага әзерләүләр…

– Өсте-өстенә яңа проектлар чыгаралар. «Сферум» платформасын уйлап таптылар. Анда эш чиктән ашкан. 1 гыйнвардан яңа электрон журнал булачак. Шуның буенча сынау үтәбез. Олы яшьтәгеләргә бик кыен. Көннән-көн укытучыларның өмете сүнә бара. «Эштән китәргә кирәк», – диючеләр дә бар, – диде ул. Айсинәнең ире дә – укытучы. Аларның гаиләсенә теплоходта сәяхәт бүләк иткәннәр.

Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендәге башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфирә Кинева Укытучылар һәм остазлар елыннан берни дә өмет итмәгән. «Авыл укытучысы» программасында отып, Удмуртиянең Ижау шәһәреннән килгән ул. Свердловск өлкәсенә барырга тиеш булган, әмма Татарстанны сайлаган. Программа буенча алган 1 миллион сумны әле тотмаган. Анысы – киләчәк эше.

– Килүгә арендалы торак тәкъдим иттеләр. Кирәклегемне тойдым. Ә бу – иң мөһиме. Бар да яхшы, тик туган як кына бик сагындыра. Айга бер мәртәбә кайтып йөрим. Ике ара – 4,5 сәгатьлек юл. Программа шарты буенча мин биредә биш ел эшләргә тиеш. Әгәр ошаса, төпләнеп тә калырга исәбем бар, – ди 30 яшьлек Зөлфирә. – Мәктәпкә эшкә барганда документ тутырасын да, компьютерда эшләргә кирәклеген дә беләсең. Әгәр бу һөнәрне сайлыйсың икән, авырлыгына да түзәсең. Шуңа күрә бу һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел.

Сөенер өчен күп кирәкме?

Менделеевск районында укытучыларга арендага бирү өчен 60 фатирлы йорт төзиләр. Тора-бара аны укытучыга калдыру ягын да караячаклар. Район башлыгы Радмир Беляев әйтүенчә, быел «Аммоний» заводы укытучыларга 10 миллион сум акча бүлеп биргән. Бәйгедә катнашып, яшь укытучылар – 150 мең, директорлар 200 мең сум грант откан. Укучысы фән олимпиадасында җиңсә, укытучыга 10–30 мең сум акча бирелә. Белемнәрен күтәрү өчен, 1 миллион сум акча бүленәчәк. «Ел укытучысы» бәйгесен дә оештырырга җыеналар. Бу әле – яңа проект. Иң яхшы фән укытучыларын – 50шәр мең, гран-при иясен 150 мең сум акча көтә.

Минзәлә районының Урыс мәктәбендә 22 балага 11 укытучы белем бирә. Кайбер сыйныфта – 1 генә бала.

– Бала саны аз булгач, укытырга җиңелрәк. Моны укытучыларның үзләренә дә әйтәм, – ди директор Илдус Мәүҗиев. – Шөкер, мәктәпне саклыйлар әле. Авылда бакча бетте, мәктәп тә, клуб кына бар. Бөтен нәрсәне экономиягә генә корып булмый бит. Аннан соң халык ничек яшәргә тиеш?

Илдус Мәүҗиев Укытучылар һәм остазлар елы игълан итүне зур вакыйга дип саный.

– Ел дәвамында укытучыга хөрмәт күрсәттеләр.  Акча да мөһим. Укытучылар Президентның Май указлары буенча ике тапкыр премия алды. Уртача күләме – 22шәр мең сум. Бу начармыни? «Сезгә шуның кадәр акча бирелгән, нинди тәкъдимнәрегез бар?» – дип сорадым. Дәрес санына карап кына бүлеп булмый, билгеле. Күзгә-күз карап, үзләре бүлештеләр. Бәлкем, кемнекедер азрак булгандыр. Әмма бик сөенештеләр, – ди директор.

Фикер

Павел Шмаков, Казандагы махсуслашкан олимпиада-фәнни үзәге – «Солнце» мәктәбе директоры:

– Укытучыларның өметләре акланмады дип уйлыйм. Хәзер яңа электрон система кертеләчәк. Ул әле юньләп сынау үтмәгән, укытучының вакытын күп ала. Кәгазь эшен кыскарттылар, электрон формасы, киресенчә, артты. Бу тагын да начаррак. Бездә компьютерлар әйбәт, әмма интернет юньләп эшләми. Яңа системага күчәргә кирәкми, димим, әмма башта ул җайга салынган булырга тиеш.

Укытучыларның күбесе – өлкән укытучылар. Яшь укытучыларга ярдәм итү программалары бармак белән генә санарлык. Дәүләтнең ярдәме җитми.

Укытучы елында конкрет гамәлләр кирәк иде. Әле менә концертка чакырдылар. Әмма укытучының тормышы аны карап кына яхшырмый бит. Хәлләрен җиңеләйтергә кирәк, тик бу әйбер юк. Укытучылар турында яхшы телевизион тапшырулар да булсын иде. Хезмәт хакын арттырырга кирәк. Мәскәү укытучылары 100 мең сумлап акча ала. Татарстанда хезмәт хакы – 30–50 мең сум тирәсе. Моның өчен 1,5–2 ставкага эшләргә кирәк. Безнең дәүләт фәкыйрь түгел бит.

Инглиз теле, IT белгечләрнең айлык эш хакы – 100 мең сум. Ә мәктәптә информатика, инглиз теле укытучысы 30 мең сум ала. Шуңа күрә вузларда бу юнәлешне тәмамлаган яшь белгечләр мәктәпкә укытырга бармый.

Без 2019 елга кадәр ашханәсез яшәдек. Президент ярдәме белән булдырылды ул. Инде менә ничә елдан бирле спорт залы көтәбез. Мәктәп аннан башка эшләргә тиеш түгел. Прокуратурага хатлар да язабыз, кемгәдер кисәтүләр ясыйлар, тик ул һаман юк.

Укытучыга нинди ярдәм бар?

*Республикада «Алгарыш», «Безнең яңа укытучы» грантлары тормышка ашырыла. Соңгысы яшьләрне мәктәпкә җәлеп итүне күздә тота. 2011–2019 елларда әлеге грантны 1680 педагог откан. Аларга ай саен 10 мең сум акча түләнә. «Безнең яңа укытучы» тукталып торган иде, быел ул республика Рәисе ярдәме белән кабат яңартылды.

*Быел педагогик хезмәткәрләргә 36 мең ноутбук сатып алынган.

*Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан яңа бүләкләр: «Татарстаның мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы», «Тел, мәдәният, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» һәм «Яшь мөгаллим» күкрәк билгеләре булдырылды.

* 1 гыйнварыннан яшь укытучыларга өч ел дәвамында 2,5 мең сум өстәмә акча түләү кертелгән.

* Сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5 мең сум акча түләнә. Шул ук вакытта республика түләүләре, ягъни айга 550 сум һәм һәр бала өчен 80 сум акча да саклана.

* 2021 елның 1 гыйнварыннан авыл җирлегендә яшәүче укытучыларга җылылык, ут өчен субсидия бирелә. Алар шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен айлык компенсация каралган.

* Кайбер районнарда укытучыларны эшкә урнаштырганда, җирле бюджеттан бер мәртәбә бирелә торган түләүләр, арендалы торак каралган.

* Укытучылар социаль ипотека программасында катнаша ала. Быел республика Рәисе ярдәмендә 50 укытучыга максатчан квота бирелде. Киләсе елда Казандагы М14, «Салават Күпере» микрорайоннарындагы йортлардан тагын 150 фатир ачкычы тапшырылачак.

 Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү