Рөстәм Миңнеханов ЕАЭС илләренең Берләшкән таможня хезмәтләре коллегиясендә катнашты

Бүген Казан Ратушасында Евразия икътисадый берлеге (ЕАЭС) әгъзалары булган дәүләтләрнең Берләшкән таможня хезмәтләре коллегиясенең 44 нче утырышы уза. Утырыш башланганчы, Евразия икътисадый берлеге әгъзалары булган дәүләтләрнең таможня хезмәтләре делегацияләре башлыклары белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барысын да сәламләп, ул ТатарстанныңРоссия Федерациясенең алдынгы һәм сәнәгый үсеш алган төбәкләренең берсе булуын искәртте. «Казанда Евразия икътисадый берлеге әгъзалары булган дәүләтләрнең Берләшкән таможня хезмәтләре коллегиясе утырышын кабул итү безнең өчен зур хөрмәт», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасының дөньякүләм хуҗалык элемтәләренә тирән интеграцияләнгәнлеген билгеләп үтте. Төбәктә җитештерелгән продукциянең яртысы диярлек экспортка китә. «Безнең предприятиеләр Татарстан таможнясы, Идел буе таможня идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә, — диде ТР Рәисе. — Узган ел йомгаклары буенча Татарстанның тышкы сәүдә товар әйләнеше, 8%ка артып, 19 млрд АКШ долларына җитте. Ул шулай ук ассызыклаганча: ЕАЭС илләре белән товар әйләнеше үсеше тагын да әһәмиятлерәк булып чыкты — 11,5%.

Идел буе федераль округының (ИФО) тышкы сәүдәсендә Татарстан өлеше якынча 30% тәшкил итә.

Казан берничә тапкыр актуаль проблемалар, беренче чиратта, Евразия киңлегендә икътисадый интеграция мәсьәләләре буенча халыкара диалог өчен мәйданчык булды. Мәсәлән, 2005 елда Казанда БДБ дәүләтләре башлыкларының рәсми булмаган саммиты узды, 2017 елда — БДБ хөкүмәтләре башлыклары Советы утырышы, 2021 елда Евразия хөкүмәтара советы чаралары узды.

Республикага ЕАЭС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары, Бердәмлек илләре илчеләре, төрле дәрәҗәдәге рәсми һәм эшлекле делегацияләр күп тапкырлар килде.

Татарстан һәрвакыт тышкы элемтәләрне үстерүгә юнәлдерелгән барлык чараларда актив катнашты һәм катнашачак, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Таможня хезмәттәшлеге башта таможня интеграциясе двигательләренең берсе иде, — диде очрашу барышында Федераль таможня хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Руслан Давыдов. — Таможня берлегенә биш ил керә. Без елына дүрт тапкыр коллегияләребезгә җыелабыз. Төп мәсьәләләр — таможня рәсмиләштерүе, үзара эш итү, мәгълүмат алмашу, мәгълүматларны анализлау. Бездә актив хезмәттәшлек итүче 10 эшче төркем булдырылган».

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов кунакларга нәтиҗәле эш теләде һәм, таможня хезмәтләре эшчәнлеге мөһим һәм кирәкле, дип белдерде.


Фикер өстәү