Риман Гыйлемханов : «Әнә фашист килә!» – дип төртеп күрсәтә башладылар»

Соңгы вакытларда телевизордан Бөек Ватан сугышы турында фильмнарны күп күрсәтә башладылар. Өйдә миңа: «Нигә һаман иске фильмнар карап утырасың?» – диләр. Мин: «Безнең заманда чыккан фильмнарны карап, үземдә патриотизм хисләре тәрбиялим», – дигән булам.

Әнә «Широка страна моя родная» дигән җыр яңгырый. Сугыш вакытында ук чыккан микәнни ул? Интернетка күз салам, ул 1936 нчы елны ук язылган икән, авторлары – Василий Лебедев-Кумач һәм Исаак Дунаевский. Аны без дә җырлап үстек, иксез-чиксез илем, урманнар, елгалар, басу-кырлар күз алдына килә иде аны җырлаганда. «Молодым везде у нас дорога, а старикам везде у нас почет…» – дип җырлаганда безгә, ягъни яшьләргә юллар ачык, ә картларга хөрмәт хисләренең зур икәнен бала күңелем белән тоеп, шатланып бетә алмый идек. Ничек дөрес тәрбияләгәннәр безне, валлаһи! Җырлар аша күңелебезгә яхшылык, игелек, мәрхәмәт орлыклары сала белгәннәр.

Без мәктәптә театр да уйный идек әле. Режиссерыбыз китапханәче Мәдһия апа иде. Шунысы да бик истә калган: тискәре рольләрдә уйнау өчен кеше таба алмый алҗый иде ул. Беребезнең дә, мәсәлән, карак, ак гвардияче яисә немец булып уйныйсы килми генә бит! Чөнки бездә аларга карата чиксез нәфрәт тәрбияләделәр. Беребезнең дә үз өстенә яман ат аласы килмәде. Тик ниндидер бер спектакльдә мине немец офицеры булып уйнарга күндерделәр. Әти-әни дә: «Улым, театр гына бит ул», – диде. Аның нинди спектакль икәнен хәтерләмим инде. Бәлки, спектакльдән бер өзек кенә булгандыр. Ну, фашист образына керер өчен бик тырыштым. Кемнәндер иске китель алып, аңа катыргыдан погоннар ясап куйдым. Укучы фуражкасының кокардасын да үзгәрттем. Аякка әтинең фронттан киеп кайткан яловый итеген кидем. Ул, әлбәттә, бик зур иде, шуңа күрә эчендә аяк шалтырамасын өчен, башына чүпрәкләр тыктым. Мондый киемнәр белән кыяфәтем бик килбәтсез иде, әмма Мәдһия апа да, башка укучылар да: «Фашистка ярамаган тагын», – диделәр.

Спектакль мәктәп сәхнәсендә (залның бер өлеше) уңышлы гына узды. Тик менә Риман абыегызга: «Әнә фашист килә!» – дип төртеп күрсәтә башладылар. Ул чакта ничек гарьләнүемне үзем генә беләм. Яман кушаматтан котылу өчен сабакташларымның ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә күп сорамый идем.

Без әнә шулай тәрбияләндек. Бүген беркемне дә мактыйсы, яманлыйсы да килми. Чөнки һәр буын – үз заманы идеологиясе җимеше. Ә идеологияне заман да, бабаң да тудыра.

Бүген яшь буында патриотизм хисләре һәм югары әхлак тәрбияләү яңадан көн үзәгендәге мәсьәләләрнең берсенә әйләнде, ул илебезнең иминлегенә, аның киләчәгенә бәйле. Ватанпәрвәрләр тәрбияләү буенча моннан ике ел элек ил җитәкчесенең фәрманы да чыкты. Әйтүләренчә, яңа буын тәрбияләү өчен чирек гасыр чамасы вакыт кирәк, ә халыкара хәлләр бер дә тотрыклы түгел. Ватан сакчылары тәрбияләргә соңга калдык, диясе килми. Туган нигезне, туган җирне, туган илне ярату хисләре һәркемнең күңелендә бар әле ул дип уйлыйм. Ул хисләрне бары тик кузгаткалап торырга гына кирәк. Бүген дә фашистларга төртеп күрсәтер вакытлар җитте, кемнең кем икәнен бар халык белеп торсым, диюем.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү