«Сандугач сайрар илем» – бәйге генә түгел, бәйрәм ул»

Биредә хыяллар чынга аша, сәләтлеләр ачыклана, дуслар табыла, иҗат мохите хөкем сөрә. «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы гамәлгә куйган «Сандугач сайрар илем» фестивале  гади бәйге генә түгел.  Дистәләгән мең балага «канат чыгарырга» ярдәм иткән, туган ояларыннан «очып» киткәч тә ташламый торган аерым бер дөнья ул.

«Татнефть»нең «сандугач»лары белән аралашу, аларның берсеннән-берсе матур чыгышларын күзәтү, казанышлары белән танышу әнә шундый фикер калдырды. Балалар һәм үсмерләр иҗатына йөз тотучы «Сандугач сайрар илем» төбәк фестивале быел инде егерме бишенче мәртәбә уздырылды. Быелгы фестивальнең гран-при һәм махсус стипендия ияләрен бүләкләү тантанасында без дә булып кайттык.

Иҗат һәм дуслык бәйрәме

«Татнефть»нең «Рухият» программасы Татарстанның мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате үсешенә ярдәм итү, сәләтле балаларны ачыклау, сәләтле яшьләргә даими рәвештә ярдәм күрсәтү, моннан тыш, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә бәйгеләр уздыру, шуларның нәтиҗәләре буенча премияләр тапшыру кебек юнәлешләр буенча эшчәнлеген ел дәвамында алып бара. Нефть төбәге һәм, гомумән, республиканың мәдәни брендына әйләнгән «Сандугач сайрар илем» фестивале исә «Татнефть»нең күпсанлы проектлары арасыннан дәрте, рухы, яктылыгы белән аерылып торадыр, мөгаен. Яшьлек, балачак патшалык итә анда чөнки!

«Сандугач сайрар илем» 25 ел дәвамында Әлмәт, Азнакай, Алабуга, Бөгелмә, Аксубай, Түбән Кама, Зәй һәм «кара алтын» төбәгенең башка районнарыннан барлыгы 60 меңнән артык талантлы баланы җыеп өлгергән инде. Быелгы катнашучылар белән якыннан танышасыбыз килеп, сәхнә артына уздык. Тамаша башланырга бер сәгатьтән кимрәк вакыт калган, барысы да дулкынлана, әзерләнә… Гомумән, аларның сүзләренә караганда, бу фестивальгә әзерлек бик күп вакыт алдан башлана икән.

– «Сандугач сайрар илем»  безнең өчен гади бәйге генә түгел. Без бирегә ел саен тәҗрибә тупларга, таныш-белешләр белән очрашырга, яңа дуслар табарга дип киләбез. Көндәшләр… Юк, көндәш түгел инде алар, сәхнәдәшләр, дисәк, дөресрәк булыр. Алар барысы да  әзерлекле, – дип сөйләде Азнакайдан килгән «Бәхет» төркеме кызлары.

Быел алар инде өченче мәртәбә фестивальнең төп бүләге – гран-прига лаек дип табылган. «Гала-концертта чыгыш ясау бәхетенә дә ия булдык. Төп бүләк кулларда булса да, дулкынлану хисе кимемәде», – диеште алар.

Аннан күзем зәп-зәңгәр күлмәк кигән сылу кызларга төште. Сигезәү иде алар, сигезенең дә кулында – скрипка. Әлмәт шәһәренең 3 нче санлы Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче «Vivo» скрипкачылар төркеме кызлары икән.

– Үзем бу фестиваль белән яхшы таныш булсам да, коллектив белән әле икенче тапкыр гына катнашуыбыз. Быел I урынга лаек булдык. Ләкин хикмәт җиңү яисә җиңмәүдә генә түгел. Дөрес, монда көндәшлек тә көчле, шуңа да без берничә ай алдан  әзерләнә башлыйбыз. Ләкин «Сандугач сайрар илем» – ул әле бәйрәм дә. Иҗат, дуслык бәйрәме, – диде төркем җитәкчесе Эльза Шаһиәхмәтова.

Кадрлар «бишеге»

Сәхнәгә тәүге адымнарын «Сандугач сайрар илем»дә ясаган, «Татнефть» ярдәме белән канат ныгыткан, тормышларын сәхнә белән бәйләгән шәхесләр аз түгел. Араларында Татарстанның атказанган артистлары Айдар Сөләйманов, Эльмира Кәлимуллина, Наил Сәгъдиев, татар эстрадасы артистлары Мөнир Рахмаев, Алинә Прокофьефа, Азат Кәримов һәм башкалар… Шунысы мөһим: бу фестивальдә үсеп, киләчәген иҗат белән бәйләргә теләк белдерүчеләр ел да ачыклана. Нәкъ шул нисбәттән сәнгать өлкәсендә белем алуларын дәвам иттерергә карар кылган иң яхшы катнашучылар өчен махсус стипендия дә булдырылган. Быел әлеге стипендия 10 катнашучыга – Полина Сывороткина, Анастасия Ермилова, Нәфис Шәйдуллин, Таңсу Миңнебаева, Азалия Рыжова, Андрей Волков, Илүсә Әхмәтова, Арина Антонова, Ислам Ногманов һәм Диләрә Кәлимуллинага тапшырылды.

«Татнефть» компаниясе генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев сүзләренчә, балалар бүгеннән үк сәнгать дөньясында кайный икән, киләчәгебез, һичшиксез, матур булачак.

– Әлеге фестиваль төгәл 25 ел элек Илсөяр Мәсхутовна Хәйруллина («Рухият»нең беренче башкарма директоры, «ВТ»ның элеккеге бүлек мөхәррире. – Ред.) идеясе белән башланып киткән иде. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә нефть төбәгендәге балалар иҗаты тагын да зуррак үсеш алды. Бүген исә аның эшен Флюра Магдановна Шәйхетдинова («Рухият» программасы җитәкчесе. – Ред.) дәвам итә. Гомумән, «Рухият»  ул – «Татнефть» хәйрия фондының төп юнәлешләренең берсе. Ә «Рухият»нең төп проекты  – «Сандугач сайрар илем». Билгеле, монда катнашучы балаларның барысы да киләчәктә профессиональ артист булачак, дигән сүз түгел. Ләкин безнең балалар иҗат белән шөгыльләнә, сәнгать дөньясында кайный икән, киләчәгебез матур булачак, – диде ул тантаналы чарада.

«Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Мамин да, әлеге сүзләрне җөпләп, катнашучыларның барысы да мәдәният өлкәсен сайламаган очракта да, биредә туплаган тәҗрибәләре аларга тормышта кирәк булачак, диде.

– Ел саен әлеге фестивальдә ике меңләп кеше катнаша. Ә 2,5 мең «сандугач»ыбыз үз киләчәкләрен мәдәният белән бәйләп өлгерде. Кемдер профессиональ артист булды, кемдер белем бирү өлкәсен сайлады. Башкача әйткәндә, «Сандугач сайрар илем» – нефть төбәген һәм бөтен Татарстанны кадрлар белән тәэмин итүче «бишек» ул. Иҗат өлкәсен сайламаган очракта да, хәзерге вакытта алган белемнәре һәм күнекмәләре киләчәктә балаларга һичшиксез булышып кына торачак. Әлеге фестиваль тәүге тапкыр 1997 елда – илебез авыр чорлар кичергән чакта уздырылган. 25 ел дәвамында мондый вакытлар аз булмагандыр. Илебез нинди генә сынаулар белән очрашса да, балаларыбызның тынычлык, мәрхәмәтлелек һәм мәхәббәт хөкем сөргән үз «дәүләте» булды. Моның өчен «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенә зур рәхмәтемне белдерәсем килә, – диде Ренат Мамин.

Кичә тәмамланып, гимн яңгыраганда фестивальнең символы – сандугач үзе дә күренде. Каяндыр сәхнә артыннан килеп чыкты да, катнашучыларны әйдәгәндәй, биеккә омтылды. Кошчык тимердән ясалган булса да, бәйрәмне гаять матур рухта тәмам итеп куйды.

Лилия Гыймазова

Фото: «Татнефть» матбугат үзәге

 

 


Фикер өстәү