Франция Россиядә яшәүчеләр өчен ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән. Бу хакта “Интерфакс” илнең Россиядәге консуллыгы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
“Россиядән Франциягә керү өчен ПЦР-тестлар яки антигеннарга тестлар башка таләп ителмәячәк. Шулай ук керү өчен халыкара сертификат һәм керүнең дәлилләре дә башка кирәкмәячәк, – диелгән консуллык хәбәрендә.
Исегезгә төшерәбез: 1 апрельдән Франция Россиядә яшәүчеләргә, туристлык визаларын кертеп, барлык төр визалар бирүне яңартып җибәрде. Әмма 24 февральдән кафе-рестораннарга, театр, кино, музейларга керү, транспортта йөрү өчен вакцина ясату турында пропуск кирәк. Ул санитар пропуск (2021 елның 9 июненнән кертелгән иде) урынына гамәлгә кертелгән.
Әмма хәзерге вакытта, илебезгә каршы санкцияләр кертелү сәбәпле, Россиядән Франциягә туры рейслар юк. Әлеге илгә Истанбул, Бәхрәйн яки Дубай аша гына барырга мөмкин.