42 ел сатучы булып эшләгән Сәгыйдә Гаязова: «Пенсиядә икән ул рәхәтлек!»

Арчада яшәүче Сәгыйдә Гаязова әнә шулай ди. 42 ел сатучы булып эшләгән ханым, пенсиягә чыккач та, биш елдан артык эшли әле. Ялдагы рәхәтлекне белми әле ул. Хәзер менә өч ел эчендә, эштән туктап та, тик утырмыйча яшәп булганын аңлаган. Бар җиргә өлгер Сәгыйдә апа. Кул эшенә дә вакыт таба, онык та карый, концертларга да йөри, спортны да үз итә, мәдрәсәдә дә белем ала.

– Һәрнәрсәгә теләк кирәк. Мин сәүдә эшен яратып башкардым. Халык белән аралашу җаныма рәхәтлек бирә иде. Моннан берничә ел элек кибетләргә кеше йөрми башлады. Ул чакта кинәт бәяләр күтәрелде, хезмәт хаклары артмады. Мин бит ике кибеттә эшләдем. Райпо системасы беткәч, зәркән кибетендә калдым. Кесәләр такырайган чакларда андый җиргә кеше йөрми шул инде, – ди ул. – Вазгыятьне аңласам да, төшенкелеккә бирелдем. Нишләргә дә белмим. Аралашу булмауны авыр кичердем. Шуннан кулыма җеп алдым. Башта оекбаш бәйләргә утырдым. Тик моның белән генә тынычланып булмаганны аңладым. Ниндидер зуррак әйбер бәйлисем килде. Интернеттан палас бәйләргә өйрәндем.

Баштарак Сәгыйдә апаның паласлары матур килеп чыкмый. Кайберләре тигез булмый, икенчесенең җепләре туры килми. Әмма тотынган эшен кире ташламый ул. Ничек итсә итә, бәйләргә өйрәнә. Паласны тукымалардан ясый. Моның өчен иске киемнәрне кисеп, җепкә әйләндерә. Аннары инде шулардан бәйли.

– Өч кыз үстердем. Шуңа да иске киемгә кытлык булмады. Кечкенә чакта үзем тегеп кидергән күлмәкләрдән җеп ясый идем. Аннары бәйләнгән күлмәкләргә тотындым. Бер паласка җиде күлмәк кереп китте. Аны  сораучылар да булды. Чимал күп кирәк, эше күзгә күренми. Бәясен кыйммәт итеп куеп булмый. Шуңа да күбрәк якыннарым, өем өчен бәйләдем, – дип сөйли ул. – Остару җиткәч, пакетларга тотындым. Төрле төстәге пакетларны кисеп, җеп йомгагы ясыйм. Аннары буш вакытымда шуны палас итәм. Андыйларны мунча, парник өчен бәйләдем.

Сәгыйдә апа эштән киткәч, Арча районының ветераннар советы рәисе ярдәмчесе булып эшли башлый. Мәдрәсәгә укырга керә. Быел инде тәмамлый да.  Эштән иртәрәк  китәсе калган икән, ди ул.

– Шундый рәхәт яшибез. Ялга чыккач, тормышым 100 процентка үзгәрде. Без  элеккеге әбиләр түгел инде хәзер. Заманнан калышмыйбыз. Яшәүнең рәхәтен тоеп, картаерга ашыкмыйча гомер итәбез. Безнең картлык турында уйларга вакыт та юк. Пандемия чорында да өйдә утырмадык. Аллага тапшырып, гел йөреп тордык. Әтнә театрына  42 кеше барып, ял итеп кайттык, мәдрәсәдәге укуны да ташламадык, – ди ул. – Ул чир дә күңелдәге куркуны беләдер. Без бирешмәдек. Көчле рухлы булдык. Балаларым да минем өчен куркып торды. Казандагы кызларга чыгып йөргәнне сиздерү юк инде. Янымдагысы, саклана күр инде, ди иде. Шөкер, чир  тимәде.

Сәгыйдә апа, пенсиядә бөтенләй башкача яшәп була икән, дип сөенә. Күрше, танышларын да үзе белән барырга чакыра икән. Концертларга еш йөриләр. Һәр иртә йога белән шөгыльләнеп кайталар. Кышын чаңгыдан төшмәгәннәр дә. Әле менә кар эрегәч, скандинавия таякларына тотынганнар.

–  Кешенең буш вакыты булмаска тиеш. Шулай эшләсәң, авыруларга, борчуларга урын калмый. Син үзеңнең кирәклегеңне тоеп, белеп яшисең. Күңелгә рәхәтлек аласың. Мин әле җырлый да башладым. Элек белгән кешеләр, Сәгыйдә, җырлыйсыңмыни син, дип килеп эндәшә. Башта балалар үстердек, аннары, эш, дидек. Җырлыйсы килсә дә, булмады. Хәзер менә рәхәтләнеп җырлыйм. Буш вакытым калса, пешерәм. Анысы да – рәхәт эш, – ди ул. – Үземә сүз бирдем: барасы килгән җиргә барырга! Онык та карыйм, балаларыма да вакытым бар. Спорт белән шөгыльләнергә дә җай чыгып тора. Эшне яратсаң, ялкауланмасаң, бер дигән итеп яшәп була!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү